Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:28

Русия тәхетендә вакытлыча утырган татар


Соңгы вакытта Русиянең төп һәм иң зур җитәкчесе кем булырга тиеш дигән сорау еш яңгырый. Владимир Путинның Президентлык вакыты үтсә дә, ул президентлык вәкаләтләрен озайтырга теләми. Шул ук вакытта аның хакимияттән китү мөмкинлеге, төрле даирә вәкилләренең башына сыймый. Хәзер хакимиятнең дәвамчылыгын тәэмин итү өчен төрле юллар эзләү бара. Русия тарихында андый хәлләрнең элек тә булганы бар, диләр галимнәр.

Дәүләте булгач, аның башлыгы була. Феодализм һәм монархия чорында нәселдән-нәселгә килүче бердән-бер патша ил белән идарә иткән. Дөрес, борынгы татар дәүләтләрендә хәтта ханнар да, халык тарафыннан сайланып куелган диләр. Хакимиятнең халык белән бүлешү өчен парламент һәм республика төзү максатында инкыйлаблар, хәтта каты сугышлар да булган. Ни булса булган хәзерге чорда дәүләтнең иң баш кешесе булып Президент, премьер-министр, канцлер , дәүләт шурасы башлыгы, аятолла, генераль-секретарь кебек затлар сайлана, яки билгеләнә. Кайбер илләрдә император һәм патша дигән затлар исән-имин яшәп яталар. Дөрес, нигездә алар символик җитәкчеләр гөреф-гадәтне саклап, тарихны искә төшереп хакимитне сүрәтлиләр.

Ә Русиядә кем ил башы булып тора һәм киләчәктә кем булыр дигән сорау хәзер еш яңгырый. Бу юлы Владимир Путин Преиздент вазыйфасынна киткәч, кайда эшләр яисә аның урнына кем килер дигән сорауларны җиттә калдырып, тарихка сәяхәт итик әле. Анда да бит хикмәте хәлләр булган. Мәсәлән, 16 гасырның соңгы чиреге башында Русия патшасы булып, керәшен татары торганын күпләр белмидер. Бүген шул заманнарны искә алырбыз. Иван 4 нче ягъни Явыз Иван ниләр генә кыланмаган бит. Җирләр яулаган, үзенең хатыннарының, боярларының башын кискән, берсен күтәргән, икенчеләрен түбәнгә тәгәрәткән. Чит илләрдән килгән агай-энеләр дә Иванга тынгылык бирмәгән. Атаклы рус тарихчысы Николай Костомаровның “Русская история” дигән бик саллы 1020 битлек китабын ачсак, шуны күрәбез. Иван 4 нче земщинаны, ягъни җирле хакимиятне, шулай булгач илдәге идарә дилбегәсен боярларга бирергә теләмичә, үзе урнына керәшен татары Семен Бикбулатовичны калдырган. Бу хәл 1574 елда булган. Патша Кремль мәйданында үзе моңа кадәр өзелеп яраткан боярларны Чуд күле архимандритын һәм Благовещенье побын җазалап үтергәннән соң, әсирлеккә алынган татардан уенчык рус патшасы ясаган. Шуннан соң бөтен Русьнең бөек князе Семен исеменнән грамоталар таратыла башлаган. Тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров бу турыда болай дип сөйли.

“Иван Грозный тәхетен авыру сәбәпле берничә тапкыр калдыра. Беренче сендә Владимимр князь файдасына. Ләкин боярлар аңа тәхетне тапшырмавын сорыйлар. Ә икенчесендә Семен Бикбулатовичка калдыра. Чөнки ул ханнар нәселеннән була. Ә ханның патша урынына килүе бернинди дә каршылык очрата торган нәрсә булмый. Ләкин аның монсы да уен гына була. Семен Бикбулатович моның уен гына икәнен белә һәм шуның өчен дә ул тәхеттән җибәрелүенә дәгъва кылмый. Семен Бикбулатовичның документлар нигезендә бер генә дә идарә иткән факты күренми. Чыннан да менә бу Иван Грозный патша тәхетен дә саклап, һәм үзенең рус лидеры буларак калуын максат итеп куя һәм үзенең максатына ирешә.”

Керәшен татары тәхеттә утырганда Иван 4 нче үзен Мәскәү князе дип игълан иткән һәм башкалар кебек Семенга ялагай формада гозерләр язган. Кастомаров китабында Иван 4-нченең гаризасы да бар.

“Государю! Великому князю Семену Бикбулатовичу! Иванец Васильев со своими детишками челом бьет…”- дип яза вакытлыча тәхеттән киткән Явыз Иван. “Государь, смилуйся, пожалуй!”- ди ул.

Менә шулай рәвешен китереп, патшага ничек кирәклеген дә күрсәтә ул.

2 елдан соң Русьнең бөек князе, ягъни патшасы Семен Бикбулатовичны тәхеттән төшереп Тверь шәһәренә җибәрә. Шушы борынгы рус шәһәрендә һәрвакыт мөһим дәүләт мәсьәләр хәл ителә торган булган. Академик Индус Таһиров әйтүенчә, Семен Бикбулатович үзенең тәхеттән төшерелүенә һәм Тверьгә җибәрелүенә һич кенә дә үпкәләмәгән. Баш кына исән булсын. Патшалар нинди генә уеннар уйнамас. Менә шундый хикмәтле хәлләр булган 16 гасырда Русия тарихында.

Римзил Вәли

XS
SM
MD
LG