Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Татар конгрессы корылтайга әзерләнә


Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты үзенең киңәйтелгән җыелышын үткәрде. Аның көн тәртибенә ике төп мәсьәлә кертелгән иде. Берсе – Башкортстан Татар конгрессының чираттагы корылтаен үткәрү, икенчесе – декабрь аенда Казанда үтәчәк Бөтендөнья Татар конгрессының 4нче корылтаена әзерлек мәсьәләләре.

Иң тәүдә сүзне Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Рушан Галләмов алды. Ул Башкортстан Татар конгрессын үткәрүгә бәйле катлаулы мәсьәләләр килеп чыгуы турында мәгълүматлар бирде. Аның сүзләренчә, бу корылтайны үткәрү турында Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре республика җитәкчелегенә җәй айларында ук мөрәҗәгать иткән булган. Әмма ул мөрәҗәгатькә тискәре җавап алынган. Республика хакимиятләре быел башкортларның Рус дәүләтенә кушылуына 450 ел тулуны бәйрәм итүгә бәйле бик күп чыгымнар булуын сәбәп итеп, бу корылтайны быел түгел, ә киләсе елда үткәрү кулай булыр, дигән җавап биргән. Ләкин татар оешмалары, быел Казанда Бөтендөнья Татар конгрессы алдыннан, мотлак Башкортстан Татар конгрессының корылтае да үтәргә тиеш, дип белдерү ясады.

Шушы мәсьәләдә ачыклык кертү өчен, Рушан Галләмов, берничә көн элек кенә, Башкортстан президенты хакимияте каршындагы сәяси тикшеренүләр үзәге башлыгы Урал Хәсәнов белән очрашкан. Әмма бу очрашу өмет уятмавын әйтте Рушан Галләмов. Башкортстан Татар конгрессы корылтаен үткәрү турында да, Бөтендөнья Татар конгрессының 4нче корылтаена Башкортстаннан вәкилләр сайлау тәңгәлендә дә республика хакимиятләренең анык фикере һәм карары юк икән. Моны алар Татарстан хакимиятләре ягыннан мөрәҗәгать булмау белән бәйләп аңлаткан. Ләкин, Рушан Галләмов фикеренчә, моның өчен Татарстанның рәсми җитәкчелегенең ниндидер мөрәҗәгате кирәкми дә, югыйсә.

Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Рушан Галләмов сүзләренчә, республика хакимиятләре Казандагы корылтайга вәкилләрне сайлауны үз кулына алырга да мөмкин. Ул очракта инде анда татар халкына тырышып хезмәт иткән шәхесләр түгел, ә хакмиятләргә яраган, күндәм кешеләр генә сайланачак.

Ничек кенә булса да Башкортстан Татар конгрессының корылтае үтәчәк, диде Рушан әфәнде. Шул ук фикерне аның урынбасары, Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамил Бигнов та куәтләде. “Без бу корылтайны үзебезнең көчләр белән дә үткәрә алабыз, шуңа күрә республика хакимиятләренә ялынып, ниндидер ярдәм сорап йөрисе дә түгел, - диде ул. – Инде ярдәм итәргә уйласалар, рәхим итсеннәр, без баш тартмабыз”.

Утырышта Башкарма комитет әгъзасы Заһир Хәкимов та чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Башкортстан Татар конгрессына карата республика хакимиятләре ягыннан астыртын һәм җимергеч эшләр алып барыла. “Төрле уйдырма сәбәпләр табып, Башкортстан Татар иҗтимагый үзәген дә ябып куйдылар. Шул ук рәвешле Башкортстан Татар конгрессын да бетереп куярга уйлыйлар”, - диде Заһир Хәкимов. Бу хәлне булдырмас өчен татар җәмәгатьчелеге бердәм булырга тиеш, районнарда да Татар конгрессы бүлекләре эшчәнлеген җанландыру кирәк, ди Заһир Хәкимов.

Утырышта Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локмановның чыгышы да Башкортстан Татар конгрессы корылтаена әзерлек эшләренә багышланды. Аның сүзләренчә, бу эштә күбрәк татар җәмәгатьчелеге һәм татар эшкуарлары ярдәменә генә ышанырга кала. Татарстан ягыннан да бу мөһим чарага әзерлеккә бик аз акча бүленгән, диде Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов. Утырышта башка чыгыш ясаучылар да Башкорстан Татар конгрессы корылтаен үткәрүгә һәм Бөтендөнья Татар конгрессының 4нче корылтаена вәкилләр сайлау мәсьәләсендә үз тәкъдим-теләкләрен әйтте. Ахыр чиктә шундый фикергә килделәр – Башкортстан хакимиятләре ягыннан ярдәм көтү файдасыз, бары тик үзеңә генә ышанырга кирәк. Республика җитәкчелеге комачауламаса, аяк чалмаса, шул җиткән, дип белдерде Башкарма комитет әгъзалары.

XS
SM
MD
LG