Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә гадәттән тыш хәл гамәлдән чыкты


15 ноябердә Грузия парламенты Президент Саакашвилиның бу хактагы тәкъдимен хуплады. Бу хакта парламент рәисе Нини Бурджанадзе игълан иткән иде. Парламент утырышында ул, «моннан ары илгә куркыныч янамый, шуңа күрә гадәттән тыш хәлгә ихтияж калмады» дип белдерде. Гадәттән тыш хәл бетерелү белән сәяси эшчәнлеккә чикләүләр алына. Ил президент сайлауларына әзерләнә башлый. Бүген Грузия мәгълүмат агентлыклары, хөкүмәт башлыгы Зураб Ногайделиның вазыйфасыннан киттүен хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG