Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:36

Чаллыда журналистика хакында сөйләшү узды


Әлеге конференция журналистика һәм регионнарда мәгьлүмәт сәясәте дигән исем астында үтте. Аның төп оештыручылары Русия президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясе галимнәре. Шулай ук, бу чара КДУның Чаллы бүлегендә журналистика факультеты ачулының 10 еллыгы белән дә бәйле иде. Оештыру комитеты исеменә әлеге конференциядә катнашу өчен 2 регионнан гариза алынган, алар арасында Мәскәү, С.-Петербург, Чабаксар, Чиләбе, Йошкар-Ола, Саранск кебек Русия төбәкләре, Дүшәмбе, Тирасполь кебек якын чит ил шәһәрләре вәкилләре дә бар. Әлбәттә, төп фикерне оештыручылар, Мәскәү галимнәре әйтте.

Русия президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясенең мәгьлүмәт сәясәте кафедрасы мөдире Владимир Попов бүгенге хәкимият, матбугат чаралары һәм халыкның үзара аңлашуы, бергәләп эш итәргә тиешлеге хакында сүз алып барды. Хәзер халыкның матбугат чараларына ышанычы нык кимеде, яңа журналист алымнары кирәк, матбугатны акча чыганагына әйләндерделәр. Байлар үзләренчә, халык үзенчә яши- диде профессор Попов. Ул шулай ук, матбугаттагы тәнкыйтькә хәкимиятнең исе китмәвенә басым ясады. Шушылардан чыгып, Попов, Русиянең милли мәнфәгатенә эшли алырлык супермедиа төзергә тәкьдим итте. Моның өчен регионнардагы иң дәрәҗәле журналистларны берләштерү зарур икән. Попов Русиядәге халыкларның психограммасын төзергә дә тәкьдим итте.

Чаллы хәкиме Илдар Халиков конференциядә чыгыш ясап, шәһәрдә 61 мабугат чарасы булып, бердәм мәгьлүмәт системасы оешуын ассызыклады. 61 матбугат чарасының 6сы хәкимиятнеке, 3се корпоротив, 52сенең коммерция нигезендә булуын әйтте. Коммерция белән бәйле матбугат хәкимиятне тәнкыйтьли аламы? “Азатлык”ка Алабуга шәһәрендә чыга торган “Хорошая газета” мөхәррире Ленар Мифтохов болай диде.

- Теләсә кайсы газета тәнкыйть мәкаләсе яза ала. Сорау шунда – аның нәтиҗәсе нинди булачак? Ләкин без һәр материалны төрле яклап карыйбыз. Тәнкыйть безгә начар тәэсир ясарга мөмкин. Хәкимиятне популизм максатыннан гына тәнкыйть иткән газета берзаман рекламасыз калырга мөмкин. Чөнки хәкимиятнең моңа гына көче җитә.

Инде, конференция эшенә кайтып, анда чыгыш ясаган Васыйл Гарифуллин сүзләренә тукталам. КДУның журналистика һәм социология факультеты деканы болай диде:

- Бүгенге Русия һәм Татарстан яхшы итеп эшләнгән, канун белән ныгытылган мәгьлүмәти сәясәткә мохтаҗ.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG