Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:16

ЛДПР фиркасе “Укртатнафта” ыгы-зыгысында “Татнефть» хезмәткәрләрен гаепли


ЛДПР фиркасе, төгәлрәк әйткәндә бу фракциянең җитәкчесе Игорь Лебедев Русия президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Игорь Сечинга, эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевка, Баш прокурор Юрий Чайкага үзенчәлекле мөрәҗәгать белән чыкты. Анда ул “Татнефть” ширкәте топ менеджерын, ягъни җитәкче урынбасарын Наиль Магановны, үз мәнфагатьләрендә эш алап бара дип гаепли.

Русия белән Украина арасындагы мөнәсәбәтләрне янә бозырга уйлыйлар. Ләкин моның асылында бары тик икътисадый сәбәпләр генә ята, диелә мөрәҗәгаттә. ЛДПРвәкилләре ике ширкәт арасында туган бу хәлне “Татнефть” ширкәте җитәкчесе урынбасары Наиль Маганов һәм Укртатнафтаның элеке җитәкчесе Сергей Глушко оештырган дип саный. “Укртатнафтаны” рейдерлар һөҗүме оештырып кулга алган Павел Овчаренко әйтүе буенча агымдагы елда Кеременчуг заводы белән Татнефть арасында әле бер генә дә килешү төзелмәгән. Татнефтьтән Украинага килә торган нефть Наиль Маганов карамагынвда эшләгән вак ширкәтләр аша шактый түбән бәягә җибәрелгән ди Овчаренко әфәнде. Украина ягыннан мондый ширкәтләр “Таиз”, “Техно-прогресс”, “Укртатнафта - центр”, “Авто”. Мөрәҗәгатьтә китерелгән мәгълүматларга караганда агымдагы елның маеннан алып сентябренә кадәр әлеге ширкәтләр аша биш мең ярым миллиард гривен бәяләнгән 2380 мең тонна нефть китертелгән. Билгеле бу нефтьтән килгән акчалар Татарстан Маганов ширкәтләренә күчерелгән, шуңа күрә турыдан туры килешүләр булмау сәбәпле “Татнефть” 5 ай эчендә якынча 240 миллион доллар табышын югалткан диелә. Моннан тыш биредә “Укртатнафта” ширкәтенең октябрь аенда “Татнефть”тән нефть китерү туктатылуга да карамастан ширкәтнең кереме 6 миллион ярым гривен тәшкил итә диелә. Мөрәҗәгать белән чыккан Лебедев бу гамәлләрне канунның 199 маддәсен бозу дип саның һәм бу кешеләрне җаваплылыкка тартырга сорый. Әлеге мөрәҗәгать “Росбалт” мәгълүмат агентлыгында басылып чыкты.

ЛДПРның Татарстан бүлегендә Лебедевның бу морәҗәгате турында беләләр микән дип шунда шылтыраттык. Биредә фирканең төбәк бүлеге җитәкчесе Александр Сергеев бу мәсьәлә буенча болай диде.

Без бу хакта белмибез, берни әйтә алмыйбыз.

Татарстанда икътисад белгечләре бу мәсьәләнең дәүләт дәрәҗәсендә мөһимлегеннән куркып, әлеге темага аңлатмалар бирергә теләмәделәр. Алай да белгечләр бу гаепләүләрне чынбарлыкка туры килүенә аз ышана,Украина ягы шул рәвешле хәлне тагын да бутарга тырыша алар фикеренчә. Тик менә ник бу эшкә ЛДПР фиркасе кушылган аларга аңлашылмый.

Гадел Галәметдин

XS
SM
MD
LG