Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:16

Косовода парламент сайлаулары


Приштина – Бүген Косовода парламент һәм җирле идарә сайлаулары үтә.

Төбәкнең киләчәге турындагы сөйләшүләр исә 10 декабрьгә тәмамланырга тиеш.

Фикер белешүләргә караганда тавышларның күпчелеген элекке кыр командиры Хашим Таҗи җитәкләгән оппозициядәге Демократлар партиясе алыр дип көтелә. Бүген тавышын биргәннән соң, Таҗи, Косово 10 декабрьдән соң, бәйсезлеген игълан итәчәк, дип белдерде.

Косово президенты Фатмир Сәйди бу сайлауларны бәйсезлек юлында мөһим адым дип атады:

"Шуны аңларга кирәк : Косово үз тарихының бик мөхим сәхифәсен ача. Безнең максат – халкыбызга яхшырак тормыш тәэмин итү, бәйсез һәм мөстәкыйль Косовода яшәгән һәркемгә мөмкинлекләр тудыру" диде Косово президенты.

Косовода 2 миллион халыкның кимендә 90 процентын албаннар тәшкил итә. 6 процент чамасы азчылык булган серблар, төбәкнең Сербиядән бәйсезлегенә катгый каршы чыга, һәм Белград өндәве белән, сайлауларга байкот белдерә.

XS
SM
MD
LG