Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия президентын урыныннан китергә чакырган митинг узды


Ижау – Удмуртия башкаласында бүген җирле хакимият сәясәтенә каршы, рөхсәт ителмәгән протест чарасы үтте. Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, президент Александр Волковның сарае алдында мең-ярым чамасы кеше җыелган. Алар аны коррупциядә гаепләп, урыныннан китергә чакырган.

"Волковның урыныннан китүен таләп итәбез. Республикада коррупция чәчәк ата. Аның тирәсендәге берничә эшкуар, аның "кесә ширкәтләре" аша миллардлар юыла. Социаль сәясәт исә тулысынча федераль акчага нигезләнгән" диде җирле "День" гәзите мөхәррире Сергей Щукин.

Ижаудагы каршылык чарасын Ватандашләр хәрәкәте һәм "Русия патриотлары" партиясенең җирле бүлекчәләре оештырган.
XS
SM
MD
LG