Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швейцария президенты арадашчылык тәкъдим итә


Женева. Швейцария президенты Мишлин Кальми-Рей Кушма Штатлар белән Иран арасындагы сөйләшүләрдә үзенең ярдәмен тәкъдим итте. Мишлин ханым сүзләренчә, Швейцариянең нейтрал статусы аңа, Тәһранның атом програмы тирәсендәге каршылыкта арадашчы булырга мөмкинлек бирә.

NZZ am Sontag гәзитенә биргән әңгәмәсендә ул, бу мәсьәләдә киеренкелекне арттырмаска, дипломатик чишелеш эзләргә чакырды. Иранга басым ясап кына, аны атом програмыннан биздереп булмас, диде ул.

1979 елда Вашингтон белән Тәһран арасында дипломатик мөнәсәбәтләр өзелгәннән бирле, Кушма Штатларның Ирандагы мәнфәгатьләрен Швейцария вәкиллек итә.
XS
SM
MD
LG