Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:51

Русиядә "Ризасызлар маршы" дәвам итә


Петербур. Якшәмбе көнне Ленинград өлкәсенең Сертолово шәһәрендә һәм Калуга каласында "Ризасызлар маршы" үтте.

Сертоловода, Берләшкән ватандашлар фронты оештырган каршылык чарасында 100-дән алып 200-гә кадәр кеше катнашкан. Маршта катнашучылар Ленинград өлкәсе губернаторы исеменә мөрәҗәгатькә имзалар җыйган. Алар торак-коммунал өлкәдә бәяләрнең артуын туктатырга, иҗтимагый транспортның эшләвен яхшыртырга таләп иткән.

Калугада "Ризасызлар маршын" Халык-демократик берлекнең җирле бүлекчәсе оештырган.

XS
SM
MD
LG