Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гайре әхлакый тантана


13 ноябрьдә Мәскәүнең Домодедово аэропортында Швейцария авиадиспетчеры Питер Нельсенны кадап үтерүче Виталий Калоевны милли каһарманны каршылаган кебек зурлап, тантаналы шартларда каршы алдылар. Русия Президенты Владимир Путинны үлеп яратучы яшьләрнең “Безнекеләр” исемле хәрәкәте вәкилләре, кулларына Калоевны данлаган плакатлар тотып, аны каршы алуларын Русиянең дәүләт телевизион каналлары кат-кат эфирга чыгарды.

Исегезгә төшерәбез: 2002 елның 2 июле төнендә Боден күле өстендәге авиаһаләкәттә Калоев хатынын һәм ике баласын югалтты. 2004 елның 24 февралендә Калоев Швейцариянең Клоттен шәһәренә барып, әлеге авиаһаләкәтнең килеп чыгуында гаепле дип табылган авиадиспетчер Питер Нельсенны пычак белән кадап үтерә. Швейцария мәхкамәсе Калоевны 8 елга хөкем итсә дә, ул иреккә алдан чыгарылды һәм, әйтелгәнчә, 13 ноябрьдә Мәскәүгә кайтып төште.

Табигый сорау туа: алдан ният кылып, үч алу өчен өч бала атасын үтерүчене шулай зурлап-данлап каршы алу мәдәни, цивилизация кысаларына сыя торган гамәлме? Шунысы да мәгълүм: Боден күле өстендәге авиаһаләкәттә гөмерләре өзелгән 71 русияленең күпчелеге Башкортстаннан иде. Алда куйган сорауга җавап алу өчен мин шушы авиаһаләкәттә балаларын югалткан Башкортстанның ике кешесенә мөрәҗәгать иттем.. Әмма, алар җавап бирергә теләмәделәр, сәбәбен аңлатмыйча. Хәер, аларны да аңларга буладыр: балаларын югалтучылар өчен бик авыр сораудыр бу. Ә башкалар өчен?

XS
SM
MD
LG