Accessibility links

“Суверен демократия” байрагы астындагы сайлаулар


Русиянең Дәүләт думасына сайлауларга әзерлек Башкортстан җирлегендә үтә дә сүлпән, үшән һәм, әйтергә мөмкин, ниндидер өметсезлек шартларында алып барыла. Русия Президенты Путинның “Бердәм Русия” партиясе исемлеге башына менеп утыруы күпләрнең ушын алды, өметләрен өзде, дияргә була. Әгәр, элекке сайлаулар алдыннан кешеләрнең почта тартмалары анда салынган төрле агитгәзитләрдән сыгылып төшсә, быел алар буп-буш. Шулай да бер нәрсә күзгә ташлана: алдагы сайлауларның фавориты исәпләнгән “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстандагы функционерлары бераз кыбырсый, кымшана, нидер эшләргә маташа. Бөтен республика буйлап “Президентка терәк бул!” дигән баш астында, урындагы эреле-ваклы түрәләр катнашлыгында бәйрәм тантаналарын хәтерләткән чаралар үткәрелә. Уфа һәм башка шәһәрләр “Бердәм Русия”гә тавыш бирергә инанган плакатлар белән бизәлде. Башка партияләр әлегә кымшанмый.

Кәрим Яуыш, Уфа

XS
SM
MD
LG