Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:12

Сембер автономиясенең яңа рәисе сайланды


Бу ихтыяҗ элекке рәисе Рамис Сафинның Бөтендөнья татар Конгрессына эшкә алынуыннан туган иде. Ул Казанга китсә дә, моңа кадәр рәсми рәвештә рәис булып санлагнага, утырышны үзе ачып җибәрде. Ул. КДУның 3-нче курсын тәмалагач, бирегә практикага килеп эшли башлаганда аңа ярдәм итүчеләргә, җитәкчеләргә һәм “Чишмә”не яратып караган тамашачыга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Аның урынына малтабар Фәрит Әюповның сайланачагы алдан ук билгеле иде инде. Шулай булып чыкты да: автономиянең башкарма комитеты утырышына президиум тәкъдиме бәян ителде һәм башка кандидатлар аталмады да. Дөрес, Башкарма комитетның 3 әгъзасы каршы тавыш бирде, 5е битараф калды. Шулай да Фәрит Әюпов ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм бердәм эшләргә өндәде.

Тик шунысы бар: рәис сайлау – Устав буенча Корылтай вазифасы булганга, Фәрит әфәнде әлегә вакытлыча вазифалар башкаручы гына. Даими булсын өчен, гыйнвар аенда корылтай җыярга карар кылынды. Аның эшчәнлеге белән танышу өчен, Корылтайнфы соңрак җыярга кирәк, диючеләр дә булды. Ләкин “Акбарс” банкының филиалы директоры Нурия Мәҗитова вакытлыча башкару, Уставта каралганча, бер ай гына мөмкин дигәнне искә төшергәч, ризалаштылар.

Устав дигәннән, аның үзенең дә тотрыклылыгы юк икән. Автономияләр турында Дәүләт Думасы яңа канун кабул иткән. Шунлыктан төбәк автономияләре дә үз уставларын үзгәртергә тиеш. Димәк, булачак конференциядә бу мәсьәлә дә куеелырга тиеш. Яңа Уставка гаҗәеп бер яңалык та кертелгән икән: бары тик махсус гариза язып кына автономия әгъзасы булырга мөмкин. “Автономия” сүзе татарчага “үзең канун” дип тәрҗемә ителә, ягъни ҮЗИДАРӘ мәгънәсен аңлата. Өлкәдә яшәүче 170 мең татарның гаризалар язып автономиягә керүенә ышану да кыен. Димәк, автономия үзе ниндидер фиркагә әйләнә һәм мәгънәсен югалта. Бу турыдагы аптыраулы сорауга өлкә башлыгының милли оешмалар белән элемтә хезмәткәре Татьяна Сергеева аңлатмасы да гаҗәеп яңгырады: “Автономия ул – иҗтимагый оешма гына, ә оешмаларга, канун буенча, гариза язып керү каралган”.

Димәк, автономия дә 1988-елда ук барлыкка килгән “Туган тел” оешмасы дәрәҗәсенә генә төшерелә. Югыйсә, шул ук “Туган тел” тарафыннан оештырылган автономиягә олуг өметләр багланган иде. Иң беренчесе – Җәмигъ мәчет бинасында 7 ел эшләп килгән аерым татар мәктәбенә бина яулап алу иде. Кызганыч, анда укыган 169 баланы 1998-елда урыс мәктәпләренә таратканда автономия дә каршы тора алмады. ЯРЫМРӘСМИ оешма булса да. Ә хәзер, автономия дә шул ук “Туган тел” дәрәҗәсенә төшерелгәч, ничек милли мәнфәгатьләр якланыр тагын… Моны Мәскәүнең чираттагы “бүләге”, дип кенә кабул итәргә кала.

Башкарма комитет утырышы, шулай да, аның әгъзалары өчен күңеллерәк тәмамланды: аның барлык, диярлек, районнардан килгән әгъзаларына Әлмәт Дәүләт театры алып килгән “Кыз урлау” кәмитенә чакыру билетлары өләшенде. Тик кызганыч, тамашага халык аз җыелган иде: барлыгы 150 чамасы билет сатылган – 18 мең сум акча җыелган. Өлкә үзәгендә яшәүче 100 меңгә якын татар өчен бу – хурлык та кебек. Әнә бит Чынлы районы Кәшә авылыннан гына 15 мең алып кайтканнар. Тамашадан соң театр директоры Фәридә ханым Исмәгыйлевага “Әллә оештыручыгыз юкмы?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итәргә туры килде. Менә җавабы:

Оештыручы килгән, автономия белән элемтәгә кергән, афишалар калдырган. Читтән килеп, завод-фабикаларда тартып йөрү мөмкин түгел ич инде.

Кызганыч ки, шәһәрдә бер генә игълан да күренмәде. Ә җыелган халык бу тамаша турында бары тик “Өмет” гәзите игъланы аркасында гына килгән.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG