Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виктор Шмаков Башкортстан оппозициясен жыйды


Башкортстанда Русия Дәүләт думасына сайлауларга ике атна чамасы гына калып барганда, сәяси- иҗтимагый тормыш җанлырак була бара. Республика хакимиятләре финанслаучы дәүләт телевидение һәм радио каналлары сайлауларга мотлак баруны таләп итә. Нәкъ менә таләп итә, чөнки реклама чакырулары шул рухта. Алар киңәш итүдән дә бигрәк, сайлауларга бару һәр кешенең бурычы дигән фикерне үткәрә.



Шул ук вакытта республика районнарында да сайлауларга әзерлек зур колач ала бара. Аларда һәр атна азакларында бер-бер артлы “Президентка теләктәшлек белдер” дигән исем астында актив чаралар үтә. Анда Дәүләт думасына сайлауларда катнашу президент Путинны яклау белән бер булачак, дигән белдерүләр яңгырый.



Хакимиятләр үткәргән чаралар белән беррәттән Башкортстан Берләшкән оппозициясе дә үз чараларын оештыра башлады. Шуларның берсен “Башка Русия” берләшмәсенең Башкортстан бүлеге җитәкчеләренең берсе, танылган бәйсез журналист Виктор Шмаков оештырды. Ул республикадагы ирекле фиркаләр һәм хәрәкәтләр вәкилләрен алдагы сайлаулар турында фикер алышуга чакырды. Киңәшмә ахырында бер белдерү дә кабул ителде. Аны Виктор Шмаков үзе укып ишеттерде.

Виктор Шмаков фикеренчә, сорашып белешүләр йомгакларына күрә, халыкның яртысы чамасы бүгенге хакимиятләргә ышанмавын белдерә. “Безгә башка Русия һәм башка Башкортстан кирәк”, - ди Виктор Шмаков. Путиннан башка да Русиядә булдыклы һәм гыйлемле җитәкчеләр җитәрлек.



Башкортстан оппозициясе вәкилләре җыелышында кабул ителгән белдерүне анда җыелучыларга “Башка Русия” берләшмәсе җитәкчеләренең берсе, танылган журналист Виктор Шмаков укып ишеттерде.



Шулай итеп, сайлаулар алдыннан Башкортстан оппозиция көчләре дә үз фикерен белдереп калырга ашыга һәм сайлауларда намзәтләр итеп үз вәкилләрен тәкъдим итә. Шулай да хакимиятләр үзләренең киң мөмкинлекләре тулысынча кулланып оештырган чаралар ташкыны астында оппозиция тавышы йомылып кала кебек.

Фәнис Фәтхи, Уфа

XS
SM
MD
LG