Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:33

Русия халыкара күзәтүчеләр исемлеген тагын 75 урынга арттырды


Русия 2 декабер сайлауларына чакырылган халыкара күзәтәчеләр исемлеген тагын 75 урынга арттырды. Думаның халыкара эшләр комитеты башлыгы Константин Косачев әйткәнчә, өстәмә чыкырулар Европа Шурасының Парламент Мәҗлесенә, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына, БДБ Парламентара Мәҗлесенә җибәрелгән. Быел Русия халыкара күзәтүчеләргә бирелгән урыннар санын кыскарты. Бары 400 тирәсе кеше генә чыкыртылды. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының сайлауларны күзәтү белән шөгелләнүче бүлеге, виза алу кыенлыклары сәбәпле, Русиягә үз вәкилләрен җибәрмәскә булган иде.

XS
SM
MD
LG