Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада мәтәм көне игълан ителде


Украина президенты карары белән, һәлак булган күмерчеләр истәдегенә 20нче нояберь - мәтәм көне итеп игълан ителә. Донецкийдагы Засядько шахтасында булган шартлаудан соң 23 күмерче югалган булып санала. Үлгәннәр саны 77 җитте. Эзләү чаралары дәвам итә. Барлыгы 357 кеше коткарылган, аларны 28се хастаханәдә ята. Донецкий өлкәсендә мәтәм көннәре игълан ителгән. Шартлау якшәмбе көнне булган иде, бу Украинада 1991 елдан соң булган иң зур каза булып санала.
XS
SM
MD
LG