Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:43

Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – ана булуда


Тиздән әниләр көне якынлаша. Шул уңайдан Казанда төрле чаралар үткәрелә. Казан милли мәдәният үзәгендә 17 ноябрьдә татар мөселман әниләре өчен милли чара үткәрелде. Бәйрәмне Бөтендөнья татар конгресы һәм “Татар гаиләсе” фонды җитәкчесе Туфан Миңнуллинның матди ярдәме белән Татарстан мөслимәләр берлеге оешмасы оештырды.

Әниләр көне уңаеннан Казан Милли Мәдәният үзәгендә үткән дини чара Коръән укып башлап җибәрелде. Колшәриф мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров әниләр турында вагәзъ сөйләде. Җәннәт әниләрнең аяк астында булуы турында сөйләде, әни булган кешенең хокукын, баланың бурычын аңлатты. Шулай ук башка дин әһелләре Шәригатьтә хатын-кызның урыны турында чыгышлар ясады.

Чараны бәйрәм концерты белән балалар дәвам итте. Мәчетләрдә, якшәмбе мәктәпләрендә белем алучы балалар әниләр турында җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде, мөнәҗәтләр әйтте.

Бәйрәмнең икенче өлешендә мөселман хатын-кызлары өчен мода күргәзмәсе булды. Дизайнерлар махсус теккән, шулай ук кибетләрдә сатыла торган милли рухта тегелгән киемнәрдә гүзәл мөселман кызлары тагын да серле һәм матур иде. Күргәзмәдә модельләр булып дини һәм дөньяви уку йортлары студентлары катнашты.

Милли музыка астында мөселман кызлары Казан модельерларының язгы һәм җәйге киемнәр җыелмасында чыгыш ясады. Монда махсус әниләр өчен, эш өчен, кичке һәм хаттә туй күлмәкләре дә күрсәтелде. Традицион озын күлмәкләрдән кала тамашачы мөселман кызлары өчен махсус тегелгән чалбарлы костюм белән дә, милли күлмәкләр белән дә сокланды. Мөселман кызларының барысының да башында, әлбәттә, төрледән-төрле яулык.

Мода дөньясындагы яңалыклар белән барлык мөселман кызлары да кызыксынып тора. Татар милли костюмнарында хәзерге модага туры килмәгән элементлар бар. Мөселман кызлары өчен кием заманча булырга тиеш, - ди Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә Җиһаншина. Әлеге милли чара турында ул сүзен болай дәвам итте.

Мондый чараны без икенче тапкыр уткәрәбез. Беренчесе апрель аенда үткәрелде. Ул Казан Кремлендә урнашкан Эрмитаж музеенда булды. Ул вакытта без йөз кеше урнаштыра алырлык залны алган идек, хәтта өч йөздән артык кеше килгән иде. Ә бу юлы инде без зур зал алырга булдык. Һәм зал бу юлы да тулы иде. Чөнки бу чаралар бик кызыклы. Мөселман кызларыбызның иң яраткан кичәләре булып санала. Без монда алар яраткан чараларны оештырабыз.

Бу чаралар белән генә без туктап калырга теләмибез. Чөнки халкыбызга, хатын-кызларыбызга шундый кызыклы булгач, без шушындый күркәм кичәләрне елга ике тапкыр үткәрергә булдык. Мондый чаралар, шулай ук республикабыздагы дизайнерларны, кием-салым эшкәртүчеләрне, тегүчеләрне канатландыра, илһамландыра. Дөрестән дә, безнең татар хатын-кызлары милли рухта тегелгән мөселман киемнәре белән аерылып торсын иде. Без, үзебезнең милли йолаларыбызны саклап калучы буын буларак, бу эштэ битараф була алмыйбыз. Безнең кичәгә теләгән һәрбер кеше килә ала иде. Чөнки без бәйрәм итү, очрашу, аралашу, дуслашу кмчәсе булдырырга тырыштык.

300 кеше сыйдыра алырлык Милли мәдәният үзәге үткән шимбәдә шыгрым тулы иде. Җәмгыятебезнең Шәригать кануннары буенча яшәгән гүзәл затлары әниләр көнен күңелле һәм файдалы итеп бәйрәм итте. Бирегә күңелләре белән бик бәхетле, матур, күркәм хатын-кызлар җыелган иде. Һади Такташ әйткәнчә, хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – ана булуда.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG