Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Косовоны мөстәкыйльлекне игълан итүдән тыелып торырга чакыра


Якшәмбе көнне Косовода сайлаулар үтте. Этник албан партизаннарының елекке җитәкчесе Хашим Тачи, Косовоның премьер-министры булыр, дип көтелә. Ул, халыкара сөйләшүләрнең соңгы көне, 10 декабердән соң, парламент үз белдеклеге белән мөстәкыйльлек игълан итәчәк, дип белдергән иде. Швеция тышкы эшләр министры Карл Билд, бүген Брусселдә, Европа берлеге тышкы эшләр министрлары җиены алдыннан, Тачи бер яклы гына карар чыгармаска тиеш, диде. Бу Косовоны халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан читләтелүенә китерергә мөмкин, диде Швеция тышкы эшләр министры.
XS
SM
MD
LG