Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:28

Рәшит Ваһапов фестивале тәмамланды


Җомга һәм шимбә көннәрендә Казанда Рәшид Ваһапов исемендәге халыкара фестивальнең йомгаклау концертлары булды. Шушы җыр бәйгесе кысаларында дистәләгән җырчылар Казанда, Мәскәүдә, Русия төбәкләрендә, Польшада, Германия, Финляндиядә үткәрелгән концертларда катнаштылар. Ә йомгаклау концертында Ваһапов җыр сәнгатен дәвам иттерүчеләргә, төрле номинацияләрдә җиңеп чыгучыларга бүләкләр тапшырылды.

Рәшид Ваһапов исемендәге фестиваль үзенең оештырылуы, катнашучыларның күплеге һәм бүләкләрнең мәртәбәле булуы белән аерылып тора. Соңгы бер ай эчендә Татарстан телевидениесында әлеге фестивальнең гала-концерты турында реклама көн саен күрсәтелеп торды. Казан урамнарында зур тукыма, банерлар, фатир бәяләрен түләү квитанция кәгазьләрендә, барлык гәзит-журналларда диярлек Рәшид Ваһапов сүрәте һәм фестиваль узу турында мәгълүмат таратылды. Ярышны үткәрүдә катнашучылар арасында Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәр хакимияте, Татарстан журналы, Татарстан теле-радиокомпаниясе күрсәтелсә дә, бу эшне ерып-баручы буларак Рәшид Ваһапов фестивален үткәрү дирекциясе һәм шул исемдәге вакыф чыгыш ясады.

Хәзер инде Рифат Фәттахов Татарстан журналы җитәкчесе булудан бигрәк, алда әйтелгән вакыфның һәм фестивальне үткәрү буенча дирекция җитәкчесе һәм продюссеры буларак танылды. Бу фестиваль хәрәкәтен Ришат Фәттәхов 3 ел элек, 2004 елның апрелендә башлап җибәргән иде. Үзенең якташы Рәшид Ваһаповның татар җырын башкару буенча тиңдәшсез осталыгы һәм яңгыравыклы моңлы тавышы белән сокланып яшәгән Рифат Фәттахов хәзер дәүләт оешмаларын, җитәкчеләрен, киң җәмәгатьчелекне моңа ышандырды. Гала-концерт композитор Резеда Ахиярованың шагыйрә Розалина Шахиева сүзләренә язылган Ваһапов фестивале гимны белән башланып китте.

Җомга кичендә Җәлил театрында ачылган гала-концертта партердагы билетлар 2000 мең сум, балконның беренче рәтендә 1250 сум торды. Фестивальнең максаты, хәзерге чорда иң матур һәм моңлы тавышлы җырчыларны табып, алырны бер сәхнәгә җыю. Хәзерге Ваһапов варисларын таныту, татар җыр сәнгатен җәмгыятьтәге иң абруйлы һәм элитар шөгыль итеп күрсәтү иде. Һәм җомга, шимбә көннәрендә Җәлил театрының зиннәтле залы чын сәнгатьне аңлаучы һәм яратучы тамашачылар, милли зыялылар белән тулды. Монда килүчеләрнең күбесе һәр җырчының нинди әсәрнең нинди нотасын алганда ниндирәк тавыш яңгыратканын алдан белеп тора һәм бу юлы ничек дигән кызыксыну хисе белән яна иде.

Ә сәхнәгә чакырылучылар арасында дистәләгән вокал сәнгате йолдызлары, шулар арасында Мәскәүдәге зур театрда эшләүче атаклы Зураб Соткилава, Казахстан сандугачы Бибигөл Түләгәнова һәм Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова булды. Конецертның башында Русиянең һәм дөньяның төрле төбәкләрендә, җәмгысе 21 урында күрсәтелгән Ваһапов концертлары, шушы фестивальнең дөнья буйлап сәяхәт итү турында видио-язмалар экранга күрсәтелде. Репортажларда атаклы шәхесләр, шәһәр, өлкә, дәүләт җитәкчеләренең йөзләре дә еш күренде. 30 елларда фаҗигале язмышка дучар булган мулла улы җырчы Рәшид Ваһапов тирәсендә менә шундый зур иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни давылларның гөрләячәген беркем дә алдан уйламагандыр. Бу фестивальгә Мәскәүдән, Петербургтан, Сыктывкардан, Уфадан килгән опера җырчылары үзләренең осталыгын күрсәтте.

Җомга кичендә булган концертта фестиваль кысаларында үткәрелгән яшь җырчыларның лауретлары бүләкләнде, ә шимбә концертында иң югары бүләкләргә лаек булучылар сәхнәгә чакырылды. Затлы җырчылар үзләренең татар классикасын, халык җырларын һәм Рәшид Ваһапов репертуарында яңгыраган әсәрләрне башкарып күрсәттеләр. Украинаның Луганский шәһәрендәге милиция мәктәбе курсантлары да бәйрәмгә чакырылган иде. 11 егетнең 1 генә татар булса гына да, алар 3 татар җырын күмәкләшеп башкардылар.

Кемнәр соң җиңүчеләр? Айгөл Сәгынбаева, Рөстәм Асаев, Марсель Вагыйзов, Әлфия Җәббарова җитәкчелегендәге “Хыял” хоры вәкилләре, Айрат Җәмәлетдинов һәм башкалар. Гран-при бүләге “Җигули” автомобиль Казан консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында укучы Башкорстанның Бүздәк районы егете Филүс Каһировка бирелде. Бу фестивальдә катнашкан иң көчле җырчылар арасында Башкорстан вәкилләре аерылып торды. Уфадан килеп йөрүчеләрдән Идрис Газиев, Илһам Вәлиев, хәзер инде казанлыларга әйләнгән Айдар Габдинов, Рөстәм Асаев, Айгөл Сәгынбаева, Филүс Каһиров үзләренең югары осталыклары һәм талантлары белән тамашачыларны шаккаттырды. Бу концертта чыгыш ясамасалар да Казан сәхнәсен яулаган Рөстәм Маликов, Илдар Хәкимов, Илшат Вәлиев, Илүс Гыйльманшиннар да Ваһапов традицияләрен уңышлы дәвам иттерәләр. Уфадан чакырылган атаклы башкорт җырчысы Флүрә Кильдиярова һәм югары бүләкләрнең берсенә лаек булган башкорт кызы Венера Юлгилдина тавышлары да тамашаның бизәгенә әверелде.

Гала-концертка килгән рәсми кунаклар арасында Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтте. Ул фестивальнең генераль директоры Рифат Фаттаховны туган көне белән котлап, аңа үзенең традицион бүләге булган галстук тапшырды.

Легендар шәхесләр арасында өлкән буын җырчылары Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров яшьләргә фатиха бирде, ә Бибигөл Түләгәнованың концерты Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында якшәмбе көнне үтте. Ә Зураб Соткилаваның концерты шунда ук дүшәмбе кичендә үтте.

Римзил Вәли

XS
SM
MD
LG