Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы тарихы яңартыла


Чаллы каласына быелның август аенда 76 ел тулды. Шәһәрнең яше Чаллыга 1931 елда район статусы бирелү белән бәйле. Татар җәмәгатьчелегенең бер өлеше Чаллы тарихының 1930нчы еллардан башлануы белән риза түгел. Шулай ук, шәһәргә 17 гасыр башында Алабугадан күчеп килгән Попов фамилияле урыс нигез салган дигән фикерне алга сөргән калын гына китаплар да бастырылды. Татар җәмәгатьчелеге Чаллыга урыслар нигез салган дигән фикер белән дә килешми. Чыннан да, бүген ярты миллион халык яшәгән Чаллының борынгы, чал тарихы бармы? Бар, диләр, күптән түгел Чаллыда оешкан “тарихи-мәдәни мирас” фонды вәкилләре. Әлеге фондның президенты тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гыйбадуллин, башкаручы директоры Җәмил Сафиуллин. Мирас фондын булдыруны шәһәр хәкиме Илдар Халиков раслады. 16 ноябрьдә фондның программасы да кабул ителде. Яңа оешма үз алдына нинди максат куя? Башкаручы директор Җ. Сафиуллин:

- Төп максат Татарстан авылларының, шәһәрләренең тарихын, татар һәм башка халыкларның мәдәниятен өйрәнү өчен оештырылды. Иң беренче эш итеп Казандагы тарих институты белән максатларны ачыкладык. Шуның нигезендә без археологлар белән бергә Чаллыда казу эшләрен башлап, шәһәрнең дөрес тарихын ачыклау өстендә эш башлап, ахырга кадәр җиткерербез, дип уйлыйм.

Җ. Сафиуллин әйтүенчә, моңа кадәр язылган Чаллы тарихы төпле, нигезле өйрәнүгә корылмаган, бары тик урыс кулъязмаларын гына кулланганнар. Шушы фикерне тарихи мирас фонды әгьзасы Фаик Таҗиев куәтли:

- Мин, урыс тарихчыларының Чаллы турында язганда архив материалларын дөрес кулландылар микән, дип шикләнәм. Чөнки архив материалларының бер өлешен күрсәтмәскә, икенче өлешен күпертеп язарга мөмкин. Урыслар буш урынга килеп утырып, Чаллыга нигез салган дигән тәгьлимәт бар. Билгеле, алар килгәнче дә биредә татарлар яшәгән. Менә шуны археологик казу эшләре белән дәлилләп, Чаллының тарихын торгызу зарур. Без бу эштә Татарстан Фәннәр Академиясенең тарих институты галимнәренә таянырбыз. Милли чыганаклар буенча, Чаллының 17 гасырда гына түгел, 13-14 гасырларда булуы да билгеле. Менә шуны фәнни яктан бөтен дөнья алдында раслау кирәк. 1997 елда Казан тарих институтының болгар чорын өйрәнүче археологлары Чаллының Элеватор тавында казу эшләре үткәргән иде. Табылган әйберләр буенча, алар, 14 гасырдан башлап, биредә болгар торулыгы булган, дигән нәтиҗәгә килде.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG