Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җитәкчелеген йөртү өчен Ту-334 очкычы сайланган


РБК агентлыгы хәбәр иткәнчә, Президент эшләре идәрәсе һәм Федераль саклау хезмәте, дәүләтнең иң югары җитәкчеләрен йөртү өчен Казанда эшләнә торган ТУ-334 очкычын сайлаган. Бәйгегә тагын Ан-148 һәм Superjet очкычлары тәкъдим ителгән булган. Казан Авиа-сәнәгать берләшмәсендә әлеге очкычны җитештерүне федераль хакимиятләр хуплаган. Аның беренче өлешенә 1,5 миллиард сумны Татарстан бюджеты һәм Русия Инвестиция фонды бирергә тиеш, дип хәбәр ителә. 2008-2009 елларда 3 очкычның чыгуы көтелә. Әмма ТУ-334 очкычын күпләп җитештерә башлау мәсьәләсе хәл ителмәгән әле.
XS
SM
MD
LG