Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль 441 фәләстин тоткынын азат итәчәк


Израиль хөкүмәте бүген 441 фәләстин тоткынын чыгару карарын хуплады. Бу эш фәләстин автономиясе башлыгы Мәһмүд Аббаска карата яхшылык гамәле буларак эшләнә, дип хәбәр ителә. Иреккә чыгарылырга тиешле тоткыннарның берсе дә ХАМАС төркеменә керми. Премьер-министр Эһүд Ольмерт, Израиль яңа Көнбатыш ярдагы биләмәләрне төзү эшен туңдырып торачак, диде. Ольмерт һәм Аббас бүген, АКШ башлангычы белән үткәрелә торган Якын Көнчыгыш тынычлык конференциясе алдыннан, Иерусалимда очрашты.
XS
SM
MD
LG