Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:49

“Бердәм Русия” Татарстанда күп тавыш җыйса Путин республикага милли компонентны кайтарырга риза


Путин резеденциясенә чәй артында, алдагы сайлаулар турнда җылы сөйләшү өчен, “Бердәм Русия” фиркасе рәисе Борис Грызлов, фирканең югары шура рәистәше Минтимер Шәймиев, Сергей Шойгу, Юрий Лужков, үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Воробьев, фирканең баш шура президиумы сәркәтибе Вячеслав Володин, һәм башкалар җыелган.

Узган атнада Путин, үзе үк лидер булып торган “Бердәм Русия”не идеологиясез һәм прнинципларсыз фирка дипеп, күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Бу җыелышта да әлеге тема дәвам итте. Ил башы фирканең идеологиясен ныгытырга кирәк дигән. Фирканең составын үзгәртү мәсьәләсенә килгәндә Русия башлыгы фикеренчә әлеге фиркадә күбрәк яшьләр булырга тиеш. Владимир Путинның биредә яңгыратылган төп фикер исә, “барлык әйтелгән сүзләр буш сүз генә булып калмасын өчен “Бердәм Русия”гә сайлауларда җиңәргә кирәклеге. Очрашуда Путин белән Шәймиев мәгарифкә кагылган мәсьәләгә дә тукталдылар. Төгәлрәк әйткәндә узган атнада Дума утырышында мәктәпләрдә укыту системасында милли компонентны бетерү буенча карар кабул ителде. Шәймиев фикеренчә милли компонентның булуы бу регионга аерым өстенлекләр китерми, ә Русия белән Татарстанның уртак файдасына эшли. Путин бу мәсьәләдә Шәймиев белән килеште һәм бу канунга үзгәрешләр кертергә кирәклеге турында әйткән. Сөйләшүне дәвам иттереп Русия башлыгы “Максатка ирешер өчен дә, канунга төзәтмәләр кертер өчен дә, башта сайлауларда җиңү яуларга кирәк” дип белдергән. Димәк Путин милли компонентны кайтарырга әзер, тик моның өчен Республикада “Бердәм Русия”нең тавышы күп булырга тиеш.

Шәймиев үз чиратында Путин сүзләре белән килешеп Татарстанда “Бердәм Русия” абруен күтәрү максатында күп эш алып барылганын әйтте.

Шулай итеп мондый җыелышта Путин белән Шәймиевнең сайлауларга карамаган бу мәсьәләне чишеп утырула бу тагын бер кат алар арасындагы мөнәсәбәтнең яхшы булуын күрсәтә. Шәймиев Путинның ышанычлы кешесе икәнлегенә тагын бер дәлил – бу Реклам плакатлары. Дөрес әлегә Казан урамнарында Шәймиев, Мөхәммәтшин, Морозов төшерелгән плакатлар гына эленеп тора. Тиздән шәһәр урамнарында Путин төшерелгән реклам такталары да күренәчәк. Тик шунсы бар, Путин монда теләсә кем белән фотога төшергә риза түгел икән. “Аргументы и факты” газетасының соңгы саннарында басылганнардан чыгып әйткәндә, Русия башлыгы 9 кешелек компаниядә төшергә риза. Беренче өч кеше - Төмән өлкәсе губернаторы – Владимир Якушев, Хантый – Мансий автоном округы Александр Фелепенко, Ямал – Ненец автоном округы Юрий Неолов. Исемлектә дүртенче булып Татарстан президенты Минтимер Шәймиев тора.

Җитәкчелек зур гына җыелышлар үткәреп ничек халыкны җәлеп итү мәсьәләсен тикшерсәләр, халык үзе ул вакытта бу хәлләрне үзенчә аңлый, һәм үзе турында кайгырта. Мәсәлән, Казан шәһәренең декабристлар урамында урнашкан 129 йортта яшәүчеләр, үз ишек төбләренә, “сайлауларга безнең ишек төбен ремонтласагыз гына чыгабыз” дип язып өлгәннәр. Менә шулай һәркем 2 декаберьдә булачак сайлаулардан нинди дә булса файда көтә. Бу көтүләрнең дәрәҗәсе генә төрле. Кемгәдер сайлаулардан Думада җылы урын, ә икенчеләргә яңа ишег алды кирәк.

Гадел Галәметдин

XS
SM
MD
LG