Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Ульян өлкәсе арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды


Ульян өлкәсе Татарстанның көньяк ут күршесе булса да, аның белән тавар алмашу Русиянең башка өлкәләре белән чагыштырганда әлегә 14 урында тора. Ике арада хезмәттәшлек килешүе имзалангач, хәлләр тагын да яхшырыр мөгаен. 18 ноябрь көнне Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миннеханов нәкъ менә бу килешү хакында аның алданырак имзаланмавына үкенеч тә белдерде. Ике арадагы бу килешү сәүдә- икътисадый, фәнни- техник һәм социаль- мәдәни хезмәттәшлек турында.

Узган ял көнне Миннеханов белән бергә Сембергә мәдәният министры Зилә Вәлиева, сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин һәм башка рәсми вәкилләр дә барган иде. Татарстан белән Ульян өлкәсе арасындагы килешү эшлекле мөнәсәбәтләрнең сыйфатын арттыруга мөмкинлек тудыра. Аерым алганда, Татарстанның “Кызыл Шәрык- Агро” холдингы Ульяновски өлкәсендә зур терлекчелек комплексы булдырырга ниятли һәм шулай ук “Сувар-Казан” дип исемләнгән кунакханә төзеләчәк. “Сәүдә әйләнешен үстерү, кече һәм урта бизнесны алга җибәрү авиация һәм автомобиль төзелеше, технопарклар, “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең җирле филиалары мөмкинлекләрен киңрәк файдалану буенча да уртак проектлар хупланды”,- дип белдерде бу очрашудан соң Татарстан хөкүмәте башлыгы.

Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов әйтуенә караганда, озакламый Сембер шәһәре үзәгендә шагыйрь Кол Галигә һәйкәл куелачак. Шулай ук татар мәдәнияты үзәге дә яңартып корылачак.

Татарстан белән Ульян өлкәсенең рәсми хезмәттәшлеген башлау уңаеннан Сембергә бу ике төбәктән генә түгел, ә Чуашстан, Марый Иле, Чиләбе, өлкәләреннән дә 100- дән артык көрәшче җыелган иде. Спорт мәктәбендә үткән татар милли көрәше ярышларында Татарстанның Норлат каласыннан Илдар Аббасов абсолют батыр исеменә лаек булып иң зур акчалата бүләкне һәм кубокны алып китсә дә, Татарстан рәсмиләре ульянлыларга бу чара вакытында көрәш келәме дә бүләк итте. Ульян өлкәсендә узган Татар мәдәнияты көннәре кысаларында “Казан” җыр һәм бию дәүләт ансамбле дә чыгыш ясады.

Бу ике арадагы килешүнең тагын бер зур әһәмияткә ия ягы бар. Татарстан этно- мәдәни үзенчәлектәге мәктәпләр һәм уку йортларына ярдәм итәргә әзер. Дәреслекләр, уку әсбаплары ярдәменнән дә ташларга җыенмый. Ә укытучылар һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренә тәҗрибә туплауда үз ишекләрен киңерәк ачачак.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG