Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин, мәктәпләрдә диннәр укытуга ихтыяҗ бар, әмма ул ихтыярый барырга тиеш, дип саный


Бүген Русия Президенты Владимир Путин, православ чиркәү әһелләре белән очрашуда, "урта мәктәпләрдә диннәр турында белемнәрне төрле рәвештә укытуга ихтияҗ бар", диде. Шул ук вакытта ул, “аерым диннәргә юнәлтелгән дәресләр барганда, аларның ихтыярый укытылу принцибы үтәлергә тиеш”, диде. Бу хакта “Интерфакс” агентлыгы хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG