Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:57

Сайлау кампаниясе кыза


Сайлаулар якынлашкан саен вәзгыять тә кызганнан-кыза бара. Без уфалыларның телефонга түләү кәгазе белән сайлауларга чакыру алганын хәбәр иткән идек. Сайлауларда мәҗбүри катнашу турында ул ялган чакыруларны Русиянең үзәк сайлау комиссиясе башы Владимир Чуров та тәнкыйтьләп чыккан иде. Башкортстанга исә ул тәнкыйть әллә бар, әллә юк. Уфалылар инде фатирга түләү кәгазе белән дә шундый ук чакырулар алдылар. Ягъни, эт өрә, бүре йөри.

Республика парламентына сайлаулар мәсъәләсе низаг уятты. Үткән атна республика парламенты яңартылган сайлау кодексы кабул иткән иде. Аны берничә фирка бүлекчәсе хокукларны кысу дип табып, республика Президентына мөрәҗәгать иткән иде. Анда яңартылган канун буенча бары тик хакимият фиркаләренең генә сайлану мөмкинчелеге булуы әйтелгән. Мисал итеп фиркаләрнең күпчелек районнарда бүлекчәләре булуы, аларның урыннарда ике проценттан да аз имза җыйса катнаштырмау, залог хакларының зур булуы һәм башка авырлыклар әйтелгән. Ләкин Башкортстан Президенты ул мөрәҗәгатькә карамый, әлеге кодексны имзалады.

XS
SM
MD
LG