Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья базарларында долларның кыйммәте төште


Бүген дөнья базарларында долларның еврога карата кыйммәте тагын төште. Бер доллар еврога 1,47 исәбе белән алмаша башлады. Евро, Британиянең поунды, Канада долларының кыйммәте американ акчасына карата арты. Американың торак кредитлары базарларындагы кризистан соң чыккан бу төшү, АКШ икътисады турында борчулар уята. Русиядә долларның рубльгә карата бәясе төште. Бүген Русия базарларында Америка акчасы уртача 24, 40 сум бәясе белән сатылды.
XS
SM
MD
LG