Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Алабуга” махсус икътисадый төбәге рәсми ачылды


Сишәмбе инде күп сөйләнгән “Алабуга” махсус икътисадый төбәге үз ишекләрен рәсми ачты. Бу чарада Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, Русия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Сергей Иванов һәм башка рәсмиләр катнашты. Махсус икътисадый төбәктә әлегә өч зур ширкәт урнашкан. Тантанада “Роквул-Волга”, “Северстальавто-ИСУЗУ” һәм “Инженер җиһазлары заводы” ширкәтләренә таныклыклар тапшырылды. Русиядәге шундый махсус икътисадый төбәкләр белән идарә итүче федераль агентлыкның Татарстандагы җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев “Алабуга” төбәгенең барлыкка килү баскычлары һәм алга таба башкарыласы эшләре белән таныштырды. Тантаналы чараларда шулай ук Русиянең икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина да катнашты.

Бу махсус икътисадый төбәкнең үзенчәлеге шунда, монда килеп эш башлаган ширкәтләр зур ташламалы салымнар түли. Мондагы ширкәтләр аякка баскач аның салымы да Татарстан файдасына булачак. Тагын бер уңай ягы исә- халыкны эшле итә.

Алабуга шәһәренең агуст аенда 1000 еллыгы тантанасын үткәрү дә бу махсус икътисадый төбәкне рәсми ачуны тизләткәндер мөгаен. Мондый төбәкләр бүгенге көн икътисадый шартларында заманча яшәү үрнәге булып та тора.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG