Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак барс”ка яшьләр килү җиңүләр китерә башлады


“Ак барс” җанатарларының да, Татарстанлыларның да соңгы ике хоккей уеныннан соң күңелләренә җылы керә башлады. Сер түгел, күпләр “Ак барсның” җиңелүләренә нык кайгыра иде. Русия чемпионатында әле яңарак кына Эчке эшләр министрлыгының хоккей клубын җиңү дә һәм дүшәмбе көнне Ярославльнең “Локомотив”ын 5/3 исәбе белән оту да Казанлыларны канатландырып җибәрде. Бу соңгы уңышларны “Ак барс”ның тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов командага яшь яңа уенчылар килеп кушылуга бәйли. “Алар бездә күптән уйнаган кебек. Командага шундый тиз кереп китә алдылар”,- дип белдерде ул “Локомотив”ны җиңгәннән соң үткән мәтбугат очрашуында. Җанатарлар да нәкъ шушы ук фикердә.“Ак барс”ка яңа уенчылар килү команданы көчәйтеп җибәрде. 6 уенчы килде. Алар арасында Петр Чаянок дигән уенчы бар. Ул 16 номерлы. Һәрбер уенда ул алка кертеп барды”,- ди җанатар Илнар Зөбәеров. Һәм ул чәршәмбе көнне “Северсталь” белән булачак уенда да “Ак барс” җиңүгә ирешер дип ышана.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG