Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:56

Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда яшьләргә игътибар зур булачак


Бөтендөнья татар конгрессының 4- нче корылтаенда яшьләр күтәргән проблемаларга һәм татар яшьләренең киләчәгенә зур игътибар биреләчәк.

“Киләчәк яшьләрдә. Яшьләрнең интернетта булуында. Бөтен дөнья буенча мәгълүмат кыры булдыру турында сүз бара. Ә инде татар халкының киләчәге турында сөйләгәндә без эш буенча ниндидер бер дәрәҗәгә чыктык. Без төрле юнәлешләрдә эшлибез. Телне саклау буенча да, мәгълүмат чараларын саклау буенча да, бизнес буенча да, хатын-кызлар, яшьләр… Иң соңгы форум галимнәрнеке булды. Без аңа биш ел әзерләндек.”,- диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Инде билгеле булганча, 12 декабрьдән 16 сына кадәр Казанда конгрессның 4 нче корылтае узачак. Оештыручылар үткәннәр белән чагыштырганда бу чарада яшьләр күберәк булыр дип өмет итә. Чөнки Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән делегатлар сайлаганда алар килүчеләрнең 25 проценты яшьләр булырга тиеш дип күрсәтмә биргән. Яшьлеккә конгрессның үз төшенчәсе бар. 35 кә кадәр булганнар яшьләр төркеменә керәчәк. Опера һәм балет театрында узачак чарада 924 кеше катнашыр дип көтелә. Шуның эченнән 728- е делегат булса, 196- сы кунак буларак чакырылган.

Бу корылтайның яшьләргә игътибар итүе эш барышында да күренәчәк. Гомум утырыштан соң төркемнәргә бүленеп сөйләшкәндә корылтайлар тарихында беренче тапкыр яшьләр бүлеге дә булачак. Аннан кала фән, мәгариф, мәдәният юнәлешендәгеләр һәм татар эшкуарларының да үз сөйләшүләре булачак. Корылтайның төп максаты- оешманың узган бишьеллык эшчәнлегенә йомгак ясау һәм яңа бурычлар билгеләү.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG