Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасыннан Русиягә Парламент мәҗлесе күзәтүчеләре генә киләчәк


Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре сайлауларга килүдән баш тарткач, аларга бирелгән урыннар башка оешмалар арасында бүленәчәк. Бу хакта Русиянең Үзәк Сайлау комиссиясе башлыгы белдерде. Мәсәлән алар Европа Шурасының Парламент Мәҗлесенә, БДБ Парламентара Мәҗлесенә, Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Парламент мәҗлесенә биреләчәк, диде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Парламент Мәҗлесе вәкилләре 2 декабер сайлауларына киләчәген раслады. Берничә көн елек Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының сайлауларны күзетүче бүлеге, ягъни демократия институтлары һәм кеше хокуклары өчен җаваплы бүлеге күзәтүчеләрен җибәрә алмау турында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG