Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда гомум сайлаулар 8 гыйнварда үтәчәк


Бу хактагы мәглүматны бүген Пакыстан үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Мөхәммәд Фарух әйтте. Бүген телевидениедә чыгыш ясаганда, ул сайлау датасы Президент Пәрвәз Мөшәррәф тәкъдиме белән сайланды диде. Сайлаулар алдыннан илдә гадәттән тыш хәл гамәлдән чыгарылырмы юкмы, билгесез булып кала. АКШның Пакыстандагы гадәттән тыш хәлне гамәлдән чыгару мөрәҗәгатенә карата, Мөшәррәф, бу адымга вәзгыять тоткарлангач кына барачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG