Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:00

Казанда “2 декабрь – Путин сайлаулары” дигән плакатлар эленде


Казан урамындагы плакат

Казан урамындагы плакат

Президент сайлаулары 2008 мартында булса да, Казанда реклам такталарына карасаң, президент сайлаулары инде башланган сыман.

Думага сайлаулар Путин исеменә референдумга кайтып калачак алар фикеренчә. Гәрчә “Бердәм Русия” үзе үк сайлаулар вакытында референдумнар булмаска тиеш дигән канунны хуплап чыккан булса да. Казан урамнарында мондый яңалыкның барлыкка килүенә каршылык белдерүчеләр бу әлбәттә оппозиция фирка әгъзалары. Татарстанда КПРФ фиркасенең лидеры Хафиз Миргалимов бу турыда болай диде.

Путинның сайлавы диеп халыкны сайларга һәм сайлатырга тырышалар. Ул фирканең киләчәге дә, ышанычы да халык та бик түбән. Шуның өчен дума сайлауларын референдум диләр, ә безгә референдумны үткәрергә ирек бирмәделәр. Референдум булгач аны президентка калыргамы, калмаскамы дип куярга кирәк, ник депутат, думалар сайлаулары артында шул эшне эшләргә тырышалар. Март белән декабрь аен кушарга иде дә бергә эшләргә иде. Без оппозиция фиркаләре моңа бик каршы.

Сайлаулар якынлашу, берничә ай үзен бердәнбер лидер фирка дип санаган “Бердәм Русия”не борчуга салды. Бу хакта узган атнада җирле һәм федераль матбугатта күп сөйләнде. Красноярскийда МЧС хезмәткәрләре белән, Завидовода фирка әгъзалары белән очрашу барышында да, Путин “Бердәм Русиянең” абруе төшүе һәм аның программасын камилләштерергә кирәклеге турында әйтте. Журналистлар фикеренчә Путинны нидер борчый. Биредә “Бердәм Русия” җиңерме юкмы дигән сорау тормый, ә бу фирка күпме тавыш җыр дигән сорау мөһим, ә аның җиңәчәге инде күптән билгеле ди алар. Фирка әгъзалары үзләре 80% җыярга уйласалар да, кайбер тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу сан хәтта 50 калырга мөмкин икән.

Шуңа күрә бүгенге көндә төрле юллар белән үзен популярлаштырырга тырыша. Кычкырып торучы реклам такталары, Путин үткәргән җыелышлар, күпсанлы очрашулар, урам җыеннары да моның нәтиҗәсе ди белгечләр. Чәршәмбе дә Казан үзәгендә Бердәм Русияне пропагандалаучы төркемне күрергә булды. Бирегә җыелган яшьләр халыкка төрле кәгазьчекләр өләшеп, фирканең шигарәләрен яңгыраттылар. Шигарәләрнең берсе аеруча бүгенге темага туры килеп торды. Ул болай яңгырый.

Путин китми, Путин кала,“Бердәм Русия” беркайчан бирешми

Бу имеш-мемешләр генә түгел, чынлыкта була торган хәлләр. Дөресен әйткәндә бик каты административ басым бара, эш, уку урыннарыннан. Ветеренар университетында студентлар белән очрашканда алар сөйләшү вакытында төгәл әйтмиләр, әмма аннан соң килеп әйтүчеләр булды. Без әйттек әгәрдә без канун нигезендә шикәят бирсәк безгә шаһитләр булып барасызмы дигәч, юк безгә бит әле монда укып бетерәсе, эшлисе бар дип әйтәләр.Шулай итеп сайлауларның якынлашуы ныклап аякта басып торучы фиркане дә какшата башлады. Бердәм Русия төрле юллар белән үзен прогпагандалый. Оппозиция ягына бу бик ышап бетмәсә дә, “Бердәм Русия”леләр, бу гамәлләр канун кысаларына сыя дип белдерә. Реклам тактасына килгәндә дә, хакимият фиркасе әгъзаләре, монда Путин сайлаулары гына түгел, ә шулай ук Миронов сайлаулары, Чубайс һәм башкалар сайлаулары дип тә язылырга мөмкин дип белдерәләр, үзләренең рәсми сәхифәләрендә.

Шулай итеп яшьләр актив пропаганда эшләрен алып барды. Укуларын калдырып монда кычкырып йөргән өчен алар көнгә берничә йөз сум акча эшли икән. Төгәлрәк әйтмәделәр. Боларына акча түләнгән, әмма бүгенге көндә кайбер мәгълүмат чараларында, төгәлрәк әйткәндә NEWSru.com. сәхифәсендә хакимият фиркасе өчен бүген мәҗбүри тавыш бирдерәләр дигән хәбәр басылып чыкты. Биредә Мәскәү янындагы Коломна шәһәре студентлары һәм Норильск эшчеләре белән шундый мисал китерелә.Мондый очраклар Татарстан да күзәтелә ди Хафиз Миргалимов.

XS
SM
MD
LG