Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Моратов халыкара журналистлар бүләген алды


Матбугат Иреге исемле Халыкара бүләк Нью-Йоркта урнашкан Журналистларны Яклау Комитеты тарафыннан "Новая Газета" мөхаррире Дмитрий Моратовка авыр һәм куркыныч шартларда эшләгәне, коррупцияне фаш итү һәм кеше хокукларын яклау эшендә 3 хезмәткәрен югалтканы өчен бирелде. "Бу – һәр берсе төрлечә әмма барысы да вәхшиләрчә үтерелгән Игорь Домников, Юрий Щекочихин һәм Анна Политковская бүләге," диде Моратов.
Нью-Йоркта узган тантанада шулай ук бу бүләк Пакистан телевидениясе журналисты Мажар Аббаска, Мексикадан Адилә Наварро, Кытайдан журналист Гао Тцинжонуга тапшырылды.
XS
SM
MD
LG