Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент белән мәхкәмәләшәләр


Идел-Урал хәрби округы прокуроры Башкортстан Президенты белән мәхкәмәләшә. Утырыш Башкортстанның арбитраж мәхкәмәсендә бара. Мәхкәмәләшү сәбәпләрен ирештермиләр. Мәхкәмәдәге Башкортстан Президенты вәкиле Хәлил Тимершин әлеге эшнең серләрен чишү кирәк түгел дип белдерде, аның бары тик Мортаза Рәхимовның бер фәрманы уңаеннан баруын гына әйтте. Мәхкәмәдә катнашкан өченче якның Русиянең милек агентлыгы булуын искә алганда, төп тарткалашларның милек тирәсендә баруын гына фараз итәргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG