Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:02

Беренченең баш тартуы


Бер фирканең сайлау исемлегендәге нәмзәт сайлауда катнашудан баш тартты. Ул “Уң як көчләр” берлегенең Бөре сайлау округы буенча исемлектә иң беренче торган Шамил Габдрахманов. Шамил Габдрахманов бу адымга бару сәбәбен фиркадә хакимияткә каршы кизәнүчеләр булуы белән аңлатты. Аның сүзләренчә, бүлекчә төбәктәге проблемаларны чишүне күтәрә алса да, бөтен ил күләмендәге проблемаларны күтәрү корректлы түгел. Алдашырга ярамый дип белдерде Шамил Габдрахманов. Шуны да әйтергә кирәк, беренче басылган сайлау бюллетеньнәрендә Шамил Габдрахманов исеме дә бар иде. Хәзер аны кулдан сызып ташлаячаклар

XS
SM
MD
LG