Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:18

Морзалар берләшә


Бүген Уфада төрки халыклар морзалары җыенын оештыру утырышы булып үтте. Анда Башкортстан татар морзалары җыены җитәкчеләре, Казаннан килгән кунак — Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Фәрит Уразаев, Башкорт тарханнары һәм морзалары җыены рәисе Дамир Куватов, Башкортстан Президенты хакимиятенең милләтара һәм конфессияара мәсъәләләр бүлеге башы Әмир Юлдашбаев һәм башкалар катнаша. Җыен хәбәрләрне биргән вакытта дәвам итүе сәбәпле, без Башкортстан татар морзалары җыены башы Максат Мәмлиевка шалтыраттык. Ул чараның максаты турында сөйләп илдәге аристократияне, морзаларны берләштерү зарурлыгын әйтте. Чарада Русия төркиләре морзалары җыенын оештыру өчен оештыру идарәсе төзелде. Русия төрки халыклар морзалары җыены алдагы елда үтәчәк. Оешманың үзәге Уфада булачак.

XS
SM
MD
LG