Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон


2 декабрь Русия Думасына сайлаулар гына түгел, ә Путинны да илбашы итеп сайлау, дигәнгә ничек карыйсыз?

- Ул, калмыйм, дигән иде бит инде. Әгәрдә Конституциядә язылган икән ике срок дип, шуны үтәргә кирәк. Чөнки Конституция уенчык кына булып кала бит. Мин шуңа бик гаҗәпләнәм, 150 миллионлы Россиядә, әйтерсеңлә башка кеше юк. Без инде яңадан теге культ дигән нәрсәгә әйләнеп кайттык шикелле миңа.

- Мин, гомумән бөтен политикага каршы. Чөнки мин бүгенге политиклардан ялганнан башка әйберне ишеткәнем юк. Барысыда үз мәнфәгатьләрен генә карыйлар , “Яблоко”мы, Жириновский партиясеме ме. 15ел демократия башланганга, һаманда саулаулар вакытында әллә күпме нәрсәләр эшлибез дип, вәгъдәләр бирәләр, ә кем комачаулый аларга изгелек эшләргә үз халкына ?

-Без принципта уңай карыйбыз. Уңай карыйбыз.

- Европадагыча демократия булса, әйбәткәр булыр иде.

- Минем карашка Путиннны сайларга кирәк , чөнки ул булганда гына бик күп уңай якка үзгәрешләр булды. Тагын да яңадан аны илбашчыбыз итеп сайларга кирәк. Ә парламент сайлаулары вакытында сайлау дөрес түгел, дип уйлыйм.

- Кат-кат сайлап йөрегәнче , халык борчып, бер вакытта сайлау уңайлырак.

- Мин гомүмән, Русия президентын бервакттта да сайлаганым юк. Мин аны танымыйм. Үзебезнең илебезне мөстәкыйль ил булуын теләгәнлектән, мин принципиаль рәвештә ул сайлауларга бармыйм. Һәм моннан соң да бармам. Әгәр үзебезнең президентны сайларга кушсалар, рәхим итеп сайласыннар беръюлы, акча кимрәк тотылыр , мин барырмын.

Ә сез бу турыда ни уйлыйсыз? Рәхим итеп фикерегезне әйтегез!

XS
SM
MD
LG