Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:03

Газиз Гобәйдуллинның тууына 120 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли җыен үтте


Сишәмбе көнне Татар дәүләт-һуманитар педагогия университетында күренекле тарихчы, төрки халыкларның мәдәниятен һәм тарихын өйрәнгән өчен 1937 елда атып үтерелгән Газиз Гобәйдулинның тууына 120 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли җыен үткәрелде. Бу чара кысаларында Социотарих кысаларында татар халкының һәм Татарстанның тарихы, мәдәнияте дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе дә үткәрелде. Русия фәннәр академиясенең социаль һәм табигать мәсьәләрен тикшерү буенча фәнни шураның күчмә утырышына Татарстанның күренекле тарихчылары, Газиз Гобәйдуллинның кардәшләре килгән иде. Махсус әзерләнгән фәнни докладлар укуга керешкәнче түгәрәк өстәлгә чакырылган җәмәгатьчелек вәкилләре үзләренең фикерләре белән уртаклашты. Түгәрәк өстәл сөйләшүен Һуманитар университетның тарих һәм этноархеология кафедрасы мөдире Алберт Борханов ачып җибәрде. Ул Газиз Гобәйдуллинның фәнни-педагогик эшчәнлеге, татар халкының рухи мирасын өйрәнүнең соңгы елларда җанланып китүен билгеләп үтте.

Газиз Гобәйдуллин Казан, Баку, Мәскәү, Сәмәрхан югары мәктәпләрендә эшләгән беренче татар профессоры. Заманында ул Казан университетын беренче дәрәҗәле диплом белән тәмамлаган. Әзербайҗанның көнчыгышны өйрәнү мәктәбенә нигез салган. Газиз Гобәйдулинның “Татар тарихы” дип аталган китабы 1919 елда язылып, хәзерге көнгә кадәр үк иң саллы һәм фәнни яктан нигезләнгән хезмәт буларак билгеле.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук галимнең улы иикътисад фәннәре кандидаты, фәлсәфә фәннәре докторы , Мәсәү физика-техник университетының кафедра мөдире Эдуард Кульпин - Гобәйдуллин да катнашты. Күренекле татар галимнәреннән Мирфатыйх Закиев, Рүзәл Йосыпов кебек абруйлы белгечләр Газиз Гобәйдуллинның фән һәм милләт алдындагы фидакәр хезмәтләренә югары бәя бирде.

Тарихчы Рәшид Галләм үзенең чыгышанда Газиз Гобайдуллинның тормышы һәм фәнни эшчәнлеге турныда сөйләде.

Газиз Гобәйдуллинның иҗаты өйрәнелми дип әйтеп булмый. Һәм монда приоритет әлбәттә тарихчыларда булырга тиеш. Чөнки аның хезмәтләрен өйрәнер өчен шул вакытагы тарих фәнендәге тенденцияләрне белергә кирәк. Әлбәттә аны педагоклар да өйрәнергә тиеш. Минемчә бу эшне иң беренчеләрдән булып башлап җибәрде Сәлам Алишев. Әле аның истә тотарга кирәк күп кенә хезмәтләре басылып чыкмаган. Беренчедән бу эш барырга тиеш аның хезмәтләрен бастырып чыгару юнәлешендә. Икенчедән аның биографиясен өйрәнү юнәлешендә. Газиз Гобәйдуллин турында сөйләшкәндә аның тамырларына да игътибар итәргә тиешбез. Ул бит буш җирдә тумаган. Ул бит тамырлары белән Казан артыннан чыккан кеше. Аның бабасы Югары Пошалып авылында гомер-гомергә арба, чана ясаган. Ул күрәсең шактый яхшы оста булган, Казанга килеп баеп китә. Шактый гына капитал туплый. Һәм аның малае Салих бу эшне дәвам иттерә. Ул шул кадәр уңышлы эшне дәвам иттерә, хәтта беренче гильдия сәүдәгәр Апанаевларның кызына өйләнә. Менә шулар гаиләсендә Газиз Гобәйдуллин да туа. Әлбәттә без галимнәр Газиз Гобәйдуллин турында беләбез. Ә менә халык араында аны беләләр дип әйтеп булмый. Чөнки хәтта аның туган ягында да юнләп бемиләр иде 90 еллар уртасына кадәр. Менә әле 27 сентябрьдә генә әле арча районы китапханәчеләренең семинары булды. Шул семинарга кайтып Гобәйдуллин турында сөйләп һәм киңәш бирдем менә шушы Пошалым авылында Газиз Гобәйдуллинга багышлап берәр музей почмагы ясарга дип. Бер яктан аның хезмәтләрен, үзен өйрәнү белән бергә аны халык арасында популяштырырга, аны танылган, күренекле галимебез итү юнәлешендә дә әле шактый эш эшлисе бар.

“Азатлык” радиосының Казан бүлеге мөдире Римзил Вәлиев тарихы аң тәрбияләүнең милли үзаң формалаштыруда алыштырыгысыз әһәмиятен, Газиз Гобәйдулин, Михаил Кудяков кебек татар тарихын гадел чагылдырган өчен башлары фида киткән галимнәрнең бүгенге дәвамчылары кирәклеген ассызыклады. Милли мәгълүмат чараларында, бигрәк тә радио һәм телевиденьеда көндәлек яңалыклары исемлегенә татар халкы тарихы, милләтебезнең иң затлы каһарман шәхесләренең тормышы белән бәйле вакыйгаларны бик сирәк искә алалар диде ул. Татар һәм Татарстан тарихыда төрле чорларда булган мөһим вакыйгалар яшьләрнең яшәү һәм фикерләү рәвешенә үтеп кермәсә, милли үзаң тәрбияләнми диде ул. Һәр журналист һәр татар кешесе тарихның мөһим сәхифәләрен, аерым мизгелләрен көндәлек хәбәрләр мөхитендә күрсәтә ала. Тарих галимнәр өчен түгел, ә халыкның үзе өчен языла, димәк аны саклауда халык үзе катнашырга тиеш.

“Мин өметләнәм инде киләчәктә тарих безнең халкыбызга кайтыр. Һәм тарих белән шөгыльләнүче оешмалар, тарихка ярдәм итүче дәүләт структуралары берләшер дип. Әле татар милләте һәм тарихы белән шөгыльләнгән барлык галимнәрнең бер тема планына, кафедралар, доцентлар, профессорлар, академиклар, фәнни үзәкләрнең тарихка караган темаларны координацияләү фактын күргәнем юк. Әле безнең тупланганыбыз юк. Тарих безне берләштерергә тиеш.”Түгәрәк өстәлдә һәм фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар Шәрыйкъ, Иаслам илләренең һәм халыкларының тарихын өйрәнү, дәреслекләр чыгару, Татарстан һәм Русиядә тарих, мәдәният һәм телләрне өйрәтү буенча тәкъдимнәр керттеләр.

XS
SM
MD
LG