Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия рәсми вәкиле АКШ тәкъдимнәрен алуны белдерде


Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Михаил Камынин, хәбәр иткәнчә, Мәскәү АКШның ракеталардан саклану системы мәсьәләсендә хезмәттәшлек итү тәкъдимнәрен җибәргән. Мәскәүдә булган очрашуда, АКШ һәм Русия саклану министрлары ике якны да канәгатьләндерә торган юлны эзләргә килешкән иде. Русия Американың ракетадан саклану системын Чехия һәм Польшада урнаштыруга каршы чыга. Русия бу илләр урынына, Әзербәйҗандагы Габала станциясен кулланырга тәкъдим иткән иде.

XS
SM
MD
LG