Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:27

Ашхабад БДБ хөкүмәт башлыклары җыенын кабул итте


Ашхабадта БДБ илләре хөкүмәт башлыкларын җиены үтте. Анда икътисад өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләре карала. Аерым алганда Каспий буы газ үткәргеч төзелеше турында сөйләшүләр барды. Чик буы хезмәте, һава транспортын җайга салу мәсьәләре каралды. Төркмәнстан Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге вәкилләрен 1993 елдан соң беренче тапкыр кабул итә. Сапармурат Ниязовның хакимияте вакытында ил халыкара дәрәҗәдә читләштерелгән иде. Төркмәнстанның БДБдагы статусы катнашучыдан, берләштерелгән әгъзә дәрәҗәсенә кадәр төшерелгән иде. Күзәтүчеләр фикеренчә, Ашхабадтагы бүгенге очрашу, яңа президентның вәзгыятне үзгәртергә тырышуына ишәрә итә

XS
SM
MD
LG