Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:58

Чечен яшьләре ана телен өйрәнүне кирәк санамый


Аеруча вак халыкларның телләренә куркыныч яный. Чөнки глобальләшү чорында яшьләр инде үз ана телләрен өйрәнүне кирәксенми - ихтыяҗ юк дип саный.

70-80нче елларда Русиядә, хәтта автоном республикаларда милли телләрдә сөйләшү түбән дәрәҗә санала иде. Шул ук татар теле булсынмы, чуашмы, чеченмы... Шәһәр җирендә яшәп туган телләрендә сөйләүчеләрне урыслар яратмады һәм һәрвакыт авыл мокытларына тиңләп килде. Чөнки ана телендә аралашу күпчелектә авыллырда булды һәм хәзер дә милли телләр күпчелек авыл җирлегендә сакланып килә. Зур калага килгән яшьләр дә бик тиз урыс теленә күчә. Моны Казанда бик яхшы күреп була. Тик бу хәл Татарстан өчен генә хас күренеш түгел.

Чечняның Грозный шәһәрендә дә чечен телен сирәк ишетеп була икән. Яшьләр күбрәк телләрне бутап чечен-урысча аралаша. Чечен телендә газет, китапларны табуы да проблема икән. Тел белгечләре исә чаң кага, чөнки башта тел, аннары халык бетә. Шуңа да алар чечен теленең абруен күтәрүне дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә тәкъдим итәләр.
Яшьләр үз ана телләрен белмәүне инкарь итми. Хәтта моны горурлык дип санаучы егет-кызлар да бар ди, Грозныйда чечен телен укытучы Заринә Алиева. Яшьләр ата-бабалар телен өйрәнәсе килмәүне ихтыҗ юклык белән аңлата икән. Чечен теле аларга беркайчан да кирәк булмаячак дип белдерәләр.

“Азатлык”ның Чечен редакциясе хәбәрчесе Фатыйма Сәйдүлһадиева:
"Мин яшьләр арасында чечен теленең абруе юк һәм аны өйрәнергә теләмиләр дип әйтмәс идем. Бу мәьсәләнең үз тарихы бар. Русиядә патша хакимияте бетерелеп большевиклар килгәч урыс телен җәелдерүгә зур бурычлар куелды – сәяси максатларда. Чечня республикасында белем бирү тулысынча урыс теленә күчерелде. Бер гасыр тирәсе тел онытылып торды. Тагын бер проблема шунда – безгә үз республикабызда ана телебездә сөйләшү тыелды. Чечен телендә сөйләшү әдәпсезлек, чөнки тирәдәге урыслар аңламыйча алар турында начар сөйли дип уйларга мөмкин дип әйтеп килделәр. Нәтиҗәне шуннан үзегез ясагыз. Моннан тыш, тел куллану дәрәҗәсенең кимүе – чечен язучылары бары патриотик китаплар гына бастыра ала иде. Шуңа хәзер яхшы чечен китапларына кытлык. Балалар басмалары бөтенләй юк. Һәм иң соңгы аеруча бик мөһиме соңгы еллардагы сугышлар".

Фатыйма Сәйдүлһадиева әйткәнчә, Чечняда милли китаплар һәм матбугат юк диярлек. Берничә миллион халык яшәгән республикада чечен телендә бары 2 генә басма чыга икән. Калган журнал һәм газетлар кайвакыт кына чечен телендәге язмалар урнаштыралар ди. Бу исә чечен телле язучылар булмау белән аңлатыла.

Грозныйдагы дәүләтнеке булган китап кибетендә балалар өчен чечен телендә бары ике китап бар икән – Андерсен һәм Перро әсәрләре. Сатучылар мәктәпләрдә урыс теле өстенлек итү сәбәпле, яшьләр чечен телендәге китапларны алмый икән. Шуңа китап кибете дә нәшриятлар белән хезмәттәшлек итми.

Укучылар исә чечен телендә заманча йотылып укый торган басмалар булмауга зарлана. Һәм бу мәсьәләне вакытында хәл итмәсәң, берничә елдан чечен теле бөтенләй югалырга мөмкин дип саный кайбер тел белгечләре. Ләкин инде мәгълүм, үз тарихи ватаннарыннан читтә яшәүчеләр, татар булсынмы ул, чеченмы яки башка милләтме телләрне, гореф-гадәтләрне күбрәк саклый һәм өйрәнә.

“Азатлык””ның Чечен редакциясе хәбәрчесе Фатыйма Сәйдүлһадиева:
"Чынлыкта хәзерге көндә чеченнар арасында үз ана теленә игътибар бирүчеләр шактый. Аеруча Европада. Бу телдә балалар бик матур сөйләшә. Чөнки читтә Чечнядагы кебек көчләп урыс телен тагу юк. Чечняда урыс сүзләрен кыстыру нык җәелгән. Европадагы чечен яшьләре бүген ана телләрен өйрәнә - көйләр яза, клиплар яздыра. Һәм күбебез монда иркен сулап куйдык. Ана телендә аралашу ул кешенең зыялы булганын күрсәтә. Киресенчә туган телеңне белмәү оят. Синен ничә тел белүеңә карамастан".

Азатлык”ның Чечен редакциясе хәбәрчесе Фатыйма Сәйдүлһадиева, Европадагы чечен яшьләре бүген ана телләрен өйрәнә - көйләр яза, клиплар яздыра ди. Ә Чечнядагы күп яшьләр хәтта гади смсны чечен телендә хатасыз яза алмауларын әйтә.
Республиканың дәүләт җитәкчелеге әле ана телен җәелдерү юлларына игътибар бирергә ашыкмый. Бердәнбер яңалык ул да булса бер аңлатмалы сүзлекне яңадан өстәмәләр белән чыгару. Аңа 10 мең чечен сүзе өстәлгән.

XS
SM
MD
LG