Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДБ телевидениесен Радик Батыршин җитәклиячәк


“Мир” телерадиокомпаниясе башлыгы итеп Радик Батыршин билгеләнәчәк. Бу хактагы карар Ашхабадта бара торган БДБ җыенында кабул ителде. Моңа кадәр Радик Бытыршын Русия Дәүләт Телерадиокомпаниясенең җитәкчесе урынбасары булып эшләгән. “Мир” телерадиокомпаниясе 1992 елда ачылган. Аны БДБга кергән 10 дәүләт гамәлгә куйган. Радик Батыршин Башкортстан Дәүләт Университетының филология факультеты, Мәскәү Дәүләт Университетының журналистика бүлегенең аспирантурасын тәмамлаган.
XS
SM
MD
LG