Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:02

«Звезда Поволжья» татар корылтае ничек узасын фаразлый


Газетаның “Декабристы” дип аталган баш мәкаләсендә, журналист Солтан Галиев декабрь аенда үтәчәк 4нче Бөтендөнья татар конгрессына кагылышлы фаразлар яза.

Биредә милләт мәсьәләләрен тикшергәндә автор, Камил Исхаков, Фәрит Мөхәммәтшин, Минтимер Шәймиев арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшерә.

Монда язылганнардан чыгып, Камил Исхаков әйтүе буенча быел Русиядә милләтара элемтәләргә 4 миллиард ярым сум бүлеп бирелгән. Аларның 259 мең миллионы Федераль милли – мәдәни мөхтәрияткә бүленеп бирелгән инде ди автор. Гәрчә мөхтәрият җитәкчелеге бу акчаларынң үзләре түгел эзләре дә күренмәве турында әйтсәләр дә. Солтан Галеев фикеренчә әгәр мөхтәрияткә акчаны Камил Исхаков бирә икән, димәк ул аңа буйсынырга тиеш, һәм бу оешма аның кесә оешмасына әйләнергә мөмкин. Тагын 127 миллион Татарстанның халыклар ассамблеясенә бүленеп биреләчәк янәсе. Аны Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.

Мәкалә авторы фикеренчә Камил Исхаков дөньда иң абруйлы татар кешесе булырга тели. Һәм якынлашып килүче конгресста да ул төп урын өчен Шәймиев белән көндәшлек алып барачак. Үзен лидер итеп күрсәтеп, Исхаков Мәскәүдә татар мәсьәләләрен хәл итәчәк, ә бу турыдан-туры аңа Татарстан президенты булырга юл ача ди Солтан Галеев. Моннан тыш Камиль Исхаковтан беренче татар ясау “Роснефть»кә дә кирәк ди автор, аныңча, “Татнефть” Исхаков кул астында булса Татарстан ширкәтен федеральләштерергә җиңел булачак.

Милләт темасы газетаның “Дурь в законе ” дигән язмада да дәвам итә. Биредә соңгы арада еш телгә алынга мәктәпләрдә милли компонентның бетерелү турында сүз бара. Мәкалә Путинның 2002 елда 3 Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чышыннан башланып китә. Ул болай яңгырый.

“ Чыгышымның ахырында милли телне өйрәнү буенча әйтмәкче идем. Әгәрдә кайдадыр, кемдер күп милләтле Русиядә туган телне өйрәнергә чикләр куя икән, бу дураклык. Бу мөмкин түгел, һәм Русиягә бары тик зыян китерә. Күп милләтле, күп телле булу бу безнең көчебез. Бүгенге көндә күп телләр юкка чыгу алдында тора. Без аларны саклап калырга теш...”

5 ел узды, замана үзгәрә, Думада милли компонентларны бетерергә дигән канун кабул ителде, Путинны да ул вакытлардагы кебек бу мәсьәлә борчымый күрәсең. Чөнки барлык фиркаләр тавыш биргәндә бу канунның кабул ителүенә каршы булсалар да, Путин лидерлыкта торган хакимият фиркасеннән бары бер Татарстан кешесе Илдар Гыйлметдинов кына каршы булган, ләкин билгеле бу мәсьәләне үзгәртми. Канун кабул ителгән утырыш белән мәкалә авторы тарафыннан депутатларның “старостасы” саналган Олег Морозов рәислек иткән. Һәм ул шулай ук бу канунны беренчеләрдән булып хуплап чыккан. Морозовның берничә атна элек узган халыклар җыелышына килмәвен дә автор шуның белән бәйли. Татарстанлылар алдында Морозовка аклану кыен аның фикеренчә. Мәкаләдә бу хәлләрне 2002 елда булган вакыйгалар белән чагыштырыла. Ул вакытта Татарстаннан өч депутат алфавитта татар хәрефләре өчен көрәшкән. Бүген аларның берсе төрмәдә, икенчесе вафат, өченчесе дәүләт советында ди автор. Милли телләрне өйрәнүне тыю, милләтне бетерергә теләү һәм бу гамәл кемгә кирәклеге билгесез диелә мәкаләдә.

XS
SM
MD
LG