Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар Дуслык йортында татар хатыннары фикер алышты


 Самар Дуслык йортында татар хатыннары фикер алыштылар.
Самар Дуслык йортында татар хатыннары фикер алыштылар.

Самара өлкә татар җәмгыяте каршында эшләүче “Туган тел” хатын-кызлар бүлекчәсенең чираттагы утырышы узды.

Җәмгыятьнең әгъзасы Наилә Сабирҗанова сөйли:

- Сөйләшү өч темага багышланган иде. Хатын - кызларның эшен җитәкләүче Наилә ханым Абдулганиева сентябрь аенда Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты уздырган “Хатын- кызларыбызның дөнья форумы”нда катнашты. Наилә Абдулганиева татар хатын- кызларына йөкләнгән бүгенге вазыйфаларына тукталды.

Көрбан бәйрәме турында бәйнә - бәйнә иттереп Мәрбия ханым Сафина сөйләсә, Хаҗ кылу, Хаҗ сәфәре турында Мәрьям ханым Сабирҗанова җентекләп сөйләде. Мәрьям Сабирҗанова Хаҗга биш мәртәбә барган. Автобуста да, очкычта да, Казан аша да, турыдан - туры Самардан да. Мәрьям апа шундыйларның берсе ки, хәттә юлдагы авырлыкларны да җиңел кабул итәрлек итеп ошандыра, инандыра белә. Төп тема Хаҗ һәм Корбан булса да, һәрвакыттагыча сүз ххатын- кызларыбызны намазлыкка бастыруга кайтып төште. Әйе, Хаҗга барган кеше, һичшиксез, намаз укырга тиеш, ләкин дә намаз уку милләтебезне, динебезне саклау өчен дә кирәк, чөнки тирә- юнебездәге бүгенге бозыклыкка каршы тик динебез Ислам тәгълиматен үзләштергән адәм генә тора ала. Тик динебез ислам юлыннан тайпылмаганда гына, без Болгар бабаларыбызның варисчылары булып гомер итәчәкбез.

- Наилә ханым, менә бу утырышларга йөрүче ханымнарны Сез ничек бәяләр идегез?

- Төрлесе бар. Кемдер тик дини юлдан гына атлый, хатын- кызларыбызга динебез Ислам таләпләрен төшендерә. Шул ук вакытта дөньяви һөнәр ияләре дә үзләренә фикердәш табалар. Бу утырышларга килгән кешеләрне рухи ихтыяҗ берләштерә. Алар барчасы да – милләтпәрварлар. Максатыбыз бер – татар милләтен саклап калу.

XS
SM
MD
LG