Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлауларга әзерлекнең соңгы атнасы башлана


Русия Дәүләт думасына сайлауларга бер атна чамасы гына вакыт калып бара.

. Башкортстанда да бу мөһим кампаниягә әзерлек бераз кыза төште. Бу аеруча республика хакимиятләре карамагындагы радио һәм телевидение каналларындагы төрле үгет-нәсихәт язмаларының артуыннан да сизелә. Шул ук вакытта теге яки бу намзәтнең программасы турында газеталарда да түләүсез каралган реклама язмалары күп урнаштырыла башлады. Шулай ук махсус чыгарылучы аерым гәзитләрне халыкның почта тартмаларына да сала башладылар.

Шулай да Дәүләт думасына быелгы сайлауларны элекке еллардагылары белән чагыштырып та булмый. Артык тыныч бара бу сайлауларга әзерлек. Ара-тирә булгалап торган кайбер низагларны исәпкә алмаганда, билгеле. Ул низагларның берсе – элекке еллардагы пычрак пиар күренешен хәтерләтте. Сүз Уфадагы билгеле эшкуар һәм оппозиция әгъзасы Николай Швецов турында бара. Ул “Гадел Русия” фиркасенең Башкортстандагы бүлеге башлыгы Николай Сидякинны мәхкәмәгә бирде. Николай Швецов үзе Дәүләт думасына “Русия патриотлары” фиркасеннән намзәт булып теркәлгән иде. Менә шул билгеле булуга ук, Сидякин әфәнде Николай Швецовның әллә кайчангы гөнаһлары барлыгын матбугат очрашуын җыеп җәмәгатьчелеккә таратты. Ләкин Швецов әфәнде дә җавапсыз калмады – нахак гаеп ташлаудан әхлакый зыян күрүе турында белдереп, Сидякинны мәхкәмәгә бирде. Атнакич көнне Уфаның Ленин районы мәхкәмәсендә шушы эш буенча утырыш үткән иде. Әмма анда ике якның да төрле дәгъвалары булуын исәпкә алып, чираттагы утырышны 10 декабрьгә кадәр кичектерергә булдылар.

Николай Швецов республикада соңгы бер елда хакимиятләргә карата ачыктан-ачык каршылык белдерүчеләрнең берсенә әйләнде. Ул республикада башкорт милләтенә зур өстенлекләр бирелүен, руслар белән татарларның кысылуын, шулай ук көчләп башкорт теле кертелүен төрле юллар белән һәрдаим белдереп килә. Әле үзенә карата һөҗүмнәр башлануын да ул үзенең Дәүләт думасына сайлануга намзәт булып теркәлүе белән түгел, ә менә шул туры сүзле булуы белән бәйләп аңлата.

XS
SM
MD
LG