Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Яшьләр палатасының беренче утырышы үтте


Башкортстанда ике ай чамасы элек Яшьләр иҗтимагый палатасы төзелүе турында игълан ителгән иде.

Ул палата Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай канаты астында эшләячәк дип белдерелде. Анда җәмгысе 35 кеше керәчәге дә әйтелгән иде. Менә шул палатаның беренче оештыру утырышы үтте җомга көнне. Анда байтак кына оештыру эшләре каралып, җитәкче вәкилләр сайланды, киләчәккә планнар корылды.

Башкортстан Яшьләр иҗтимагый палатасының оешып китүе өчен җаваплы кешеләрнең берсе – Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның даими комитеты рәисе Рафаил Мирсаев. Бу палатаның киләчәк эшчәнлегенә бәйле фикерләре белән уртаклашты ул.

Шулай итеп Башкортстанда күптән сөйләнелгән Яшьләр иҗтимагый палатасы оешып килә. Киләчәктә аңа нинди вәкаләтләр биреләчәге әле анык кына мәгълүм дә түгел. Күпләр фикеренчә, әлләни хокуклары булмаган формаль бер оешма булуы да бар аның.

Утырыш азагында Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары республика яшьләренә мөрәҗәгать тә кабул итте. Анда алар яшь-җилкенчәкне ил президенты Путинны якларга һәм Дәүләт думасына 2 декабрьдә үтәчәк сайлауларда актив катнашырга чакыра.
XS
SM
MD
LG