Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан фин-угыр халыклары җыены үтте


Стәрлетамак шәһәрендә 23 ноябрь көнне Башкортстанның фин-угыр халыклары вәкилләренең зур киңәшмәсе һәм бәйрәме булып үтте.

Анда удмуртлар, марилар һәм мордвалар тупланып яшәгән Яңавыл, Тәтешле, Федоровка, Мишкә кебек районнардан милли оешмалар вәкилләре дә, галимнәр, сәнгать осталары да килгән иде.

Очрашуда Башкортстан Фин-угыр халыклары ассамблеясенең быелгы эшләренә йомгаклар ясалды һәм киләсе 2008 елга бурычлар билгеләнде.

Әлеге җыенның икенче өлеше тулысынча мәдәни чараларга багышланды. Анда сәхнә түрендә Федоровка районыннан килгән мордва сәнгать осталары һәм башка төркемнәр чыгыш ясады. Фольклор бәйрәме сурәтендә узган бу чарада фин-угыр халыкларының милли сәнгате үрнәкләре күрсәтелде.

XS
SM
MD
LG