Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы бәйге яңа талантлар ача


Уфада музыкантлар һәм җырчыларның Заһир Исмәгыйлев исемендәге I халыкара сәнгать бәйгесе дәвам итә.

Әле аның йомгаклау өлеше башланып тора. Бу турга музыкантларның да, җырчыларның да иң көчлеләре сайлап алынды. Талантлы сәнгатькәрләр арасында Башкортстан белән Татарстаннан гына түгел, ә Казакъстаннан, Көньяк Кореядән һәм башка илләрдән, төбәкләрдән дә иҗат көчләре бар. Ә җәмгысе бу бәйгенең башында 70кә якын кеше үз сәләтләрен күрсәтә башлаган иде. Хәзер инде аларның иң көчлеләре йомгаклау өлешендә дә иләк аша үткәрелә.

Чыгыш ясаучылар арасында Башкортстан белән Татарстаннан татар сәнгатькәрләре дә бар. Аеруча Казаннан килгән талибә Альбина Латыйпова үзенең моңлы һәм көчле тавышы белән жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да сокландыра. Альбина Казан музыка училищесында белем ала икән. Мондый дәрәҗәле бәйгедә беренче генә катнашуы түгел. Уфага ул үзенең укытучысы, остазы Клавдия Щербинина белән килгән. “Бу бәйгедә бик күп талант ияләре катнаша, шуңа да дулкынлану да бар, әмма үз сәләтеңне күрсәтергә омтылыш та көчле”, - ди Альбина Латыйпова.

Казан музыка училищесы талибәсе, яшь җырчы Альбина Латыйпова Уфада Заһир Исмәгыйлев исемендәге халыкара сәнгать ярышмасында катнаша. Жюри әгъзалары аның чыгышларын югары бәяләп финалга да үткәрде.

Әлеге бәйгене күрергә Башкортстанның күп кенә танылган җырчылары, музыкантлары да тамаша залына килә. Башкортстанның халык җырчысы Флүрә Ногманова үзе дә яшь талантларның остазы буларак, Уфадагы халыкара бәйгегә карата мөнәсәбәтен белдереп аның, яшь талантларны ачыклауга, бик тә әһәмиятле булуын ассызыклады.

Уфадагы халыкара сәнгать бәйгесе 25 ноябрь көнне Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында йомгаклау концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамлана.

XS
SM
MD
LG