Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:13

Согүт Гәрәпстаны Русиядән корал ала башлый


Русия президенты Владимир Путин бүген Согүт Гәрәпстаны шахзадәсе Солтан бин Абдул Азизны кабул итте. Сөйләшү хәрби-техник өлкәдә хезмәттәшлеккә багышланды. Аның нигезендә Согүт Гәрәпстанының Русия коралларын сатып алу мәсьәләре карала. Шахзадә шулай ук үз иленең саклану министры да. Путин бу илдә февраль айенда булган иде. Ул вакытта Согүт Гәрәпстаны рәсмиләре, ил җитәкчесенең Русия Президенты белән Русия коралларын сатып алу турында сөйләшүләр үткәрүе хакында хәбәр иткән иде.

XS
SM
MD
LG