Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Барудины искә алдылар


23 ноябрь көнне Казанның Тукай музеенда тууына 150 ел тулу уңаеннан Галимҗан Барудины искә алдылар.

“Баруди шикелле кешеләр гасырдан- гасырга туа тормаса, татар милләте бүгенге көнгә кадәр сакланып та калмаган булыр иде”,- ди тарихчы Индус Таһиров. Ул 1857 елның 5 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа.

Баруди ул кадимилык белән җәдитчелек арасында барган көрәшләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән кеше. Кадимилыкка бездә бик каты каршы чыгулар бар иде. Әмма, ул консерватизм дигән сүз. Заманында шушы консерватизм татар халкы коллыкка төшкәч, аны үз өенә бикләп, ислам дине белән бергә сугарып, саклап калган ислам ул кадимилык. Һәм иң авыр чорда татарны татар да иткән. Ә инде татар аякка баскач, ныгыгач шушы кадимиләр мәктәпләреннән, мәдрәсәләреннән җәдитчеләр чыга.

Менә шуларның берсе- Галимҗан Баруди. Ул Казанда, аннан Бохарада 7 ел укый. Шуннан соң “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең җитәкчесе булып татар тормышына зур үзгәрешләр кертүнең авторы була. Динне саклап, аны чын мәгънәсендә татарга кертеп, шул ук вакытта яңалыкларны, дөньяви белемнәрне кертүне ул максат итеп куя. Һәм инкыйлабтан күпләр белән бергә татарга файда чыгару юлларын эзли. Һәм ул аларның мөмкин кадәр булганын таба да.
7 елда Совет власте җиңгәнче үк альтернатив рәвештә мөселманнарның 22 июлдә үткән съездында ул мөфти итеп сайлана. Альтернатив рәвештә 5 кешедән берсе- ул җиңеп чыгучы була. Бу аның авторитеты турында сөйли.

“Безнең Татарстан милли китапханәсенең кульязмалар, сирәк китаплар бүлегендә Галимҗан хәзрәт Барудиның да хезмәтләре саклана. Алар арасында әйтеп китергә кирәк беренче чиратта “Дин вә әдәп” журналы турында. Аның бөтен чыккан саннары бар безнең фондларда. Ул журнал 1906 елда чыга башлый һәм 17 елга кадәр чыгып килә. Заманына караганда шактый кызыклы журнал. Татар тарихын өйрәнгәндә, татарларда ислам дине торышын, ислам фәлсәфәсен өйрәнгәндә кызыклы чыганак булып тора ала”,- ди Милли китапханәнең кульязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге башлыгы Айрат Заһидуллин.

Әлбәттә, Барудиның нәселен дәвам итүчеләр, туган- тумачалары бармы дигән сорау да тугандыр. Казан кунакларны үзенең төсле утлары белән хәйран итә. Менә шушы балкышның авторы фәлсәфә фәннәре докторы Булат Гәлиев Барудиның оныгы. Ә инде ни өчен Баруди дигән сорауга килгәндә исә, Галимҗан Барудиның үз фамилиясе Гәлиев була. Һәм нәсел тамырлары Казанның Дары бистәсеннән чыкканга, Баруди тәһәллүсе, ягъни псевдонимы итеп күренекле шәхес “пороховой“- “дары” дигән сүзнең тәрҗемәсен ала.

Галимҗан Барудиның иң зур байлыгы 4300 гә якын китаплары бүгенге көндә Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсендә саклана. Ул аларны 1920 елда бүләк иткән була. Һәм бу китаплар китапханәнең көнчыгыш бүлегенә нигез ташы да булып тора. Аннан да кала Татарстанның милли китапханәсендә дә Баруди исеме белән бәйләнештә басмалар бар.

XS
SM
MD
LG